Буалы өлкән шахматчылар сынатмый
Шушы көннәрдә буалы өлкән шахматчылар Тәтеш районында узган турнирда иң көчлеләр булуларын чираттагы мәртәбәдә расладылар.
Бәйгедә шулай ук Югары Ослан шахматчылары да катнашты. Буа данын Зөфәр Сәлаховтан, Андрей Кашириннан, Камил Әхмәтҗановтан, Анатолий Мулеевтан торган команда яклады һәм җиңүгә иреште. Шәхси беренчелектә дә безнекеләр иң югары баскычларда — беренче-икенче урыннарны Андрей Каширин һәм Камил Әхмәтҗанов бүлештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев