Буалылар игътибарына: көзен агач-куакларны, туфракны дөрес тукландырырга кирәк
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар игътибарына: көзен агач-куакларны, туфракны дөрес тукландырырга кирәк

Бакчаны көзен карауның төп кагыйдәсе азотлы ашламаларны тулысынча төшереп калдырудан һәм үз вакытында фосфорлыкалийлы комплексларга күчүдән гыйбарәт.

Бакчаны кышка әзерләү турында киңәшләрен “Россельхозүзәк”нең Татарстан Республикасы буенча филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге начальнигы Салават ГАЛИМҖАНОВ җиткерә. Җәй ахыры-көз башы барлык күпьеллык культуралар, агач-куаклар өчен бик мөһим чор. Аларның бүген нинди туклыклы матдәләр алуы кышка чыдамлыгына, сәламәтлегенә һәм киләчәк уңышка турыдан-туры бәйле. Бакчаны көзен карауның төп кагыйдәсе азотлы ашламаларны тулысынча төшереп калдырудан һәм үз вакытында фосфорлыкалийлы комплексларга күчүдән гыйбарәт.

Ни өчен көзен азот кулланырга ярамый? А з о т я ш ь я ш е л массаның тиз үсүенә этәргеч бирә һәм сок хәрәкәтен активлаштыра. Аны августның икенче яртысында яки сентябрьдә керткән очракта үсемлекләр яңа үрентеләр чыгара башлаячак. Алар салкыннар җиткәнче агачланып җитә алмаячак һәм кыш көне һичшиксез туңачак. Шуның өстенә сок хәрәкәте дәвам итүе аркасында беренче суыкларда ук агачларның к а б ы г ы я р ы л ы р г а мөмкин. Ә менә фосфор һәм калий бик кирәк. Фосфор тамыр системасын ныгыту һәм үстерү өчен җаваплы. Ул тамырларга туфракның туңуын кичерергә һәм яз көне тизрәк “эшкә керешергә” ярдәм итә. Калий кабыкның агачлану процессын тизләтә, күзәнәк суын куерта һәм тукымаларда ирекле дым күләмен киметә. Бу үсемлекнең табигый салкынга чыдамлыгын арттыра. Бакчаны тукландыру өчен сыналган өч чара бар. Суперфосфат — фосфорның классик чыганагы. Фосфор акрын эрегәнгә һәм озак үзләштерелгәнгә аны нәкъ менә көзләрен кертәләр.

Ашламаны агач-куакларның ябалдашы проекциясе буенча 1 квадрат метрга 40-50 грамм исәбеннән дымлы туфракка күмәләр. Өстән генә сибеп калдыру нәтиҗәсез, чөнки фосфор туфракта аз хәрәкәтчән. Махсус фосфорлы-калийлы комплекслар кибетләрдә еш кына “Көзге” (“Осеннее”) исеме белән сатыла. Аларның составында азот бөтенләй юк, ә фосфор, калий һәм мөһим микроэлементлар (кальций, магний, бор) идеаль баланста сакланган. Бу комплексны җитештерүче күрсәтмәсе буенча туфракны казыган яки йомшарткан вакытта кертәләр. Утын көле – универсаль, экологик яктан чиста һәм тулысынча табигый ашлама. Көл калийга, фосфорга, кальцийга һәм төрле микроэлементларга бай. Өстәвенә, ул туфракның әчелеген киметә. Коры көлне бер квадрат метрга 1-2 стакан исәбеннән туфракны казыганда сибәргә була. Төнәтмә ясарга да мөмкин. Моннан вакытында өлгерергә – ашламаларны туфрак температурасы +5…+7 градустан түбән төшкәнче кертеп бетерергә кирәк. Ул түбәнрәк булганда, тамырлар ту - клыклы матдәләрне үзләштерүдән туктый. Тагын барлык коры ашламаларны да дымлы туфракка кертү мөһим. Я х ш ы и т е п с у г а р у гранулаларның эреп, тамыр системасына барып җитүенә ярдәм итә. Агач-куаклар үскән генә түгел, бушап калган туфрак та кайгырту таләп итә. Уңышы җыеп алынган түтәлләрне “шәрә” калдыру зур хата. Яңгырлар туфрактагы файдалы матдәләрне юа, ә буш урынны чүп үләннәре биләп ала. Монда ярдәмгә сидератлар – грунт структурасын торгызучы һәм аны туклыклы матдәләр белән туендыручы яшел ашламалар килә. Бу максатта берничә төрле үлән чәчәргә була.

Ак горчица һәм май тормасы тиз үсәләр, чүп үләннәрен бастыралар һәм туфракны паршадан һәм фитофторадан саклыйлар. Фацелия туфракның әчелеген киметә, алда чәчеләчәк барлык культуралар астына туры килә. Көзге арыш һәм солы көчле тамырлары белән иң тыгыз туфракны да йомшарта. Аларны яшелчәләрне җыеп алуга җирне тырнавыч белән йомшартып чәчәргә, күп итеп су сибәргә кирәк. Суыклар башланганчы яшеллек үсеп җитәргә өлгерә. Аны туфракка кертергә дә, җир өстендә черергә калдырырга да мөмкин. Шулай ук гөмбәчек авыруларына каршы биологик препаратлар белән эшкәртүләр үткәрергә кирәк.


Нет комментариев