Буа районы ягулык сезонына әзер
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы ягулык сезонына әзер

“Буа водоканалы” оешмасы 15 сентябрьдә бу хакта акт алды.

Оешманың генераль директоры Алексей Васильев белдерүенчә, шәһәрдә  12, авылларда   24 су җылыткыч казаны исәпләнә. Шулай ук аларның эшчеләре 12 километр озынлыктагы җылылык трассасын карап, төзекләндереп тору буенча да хезмәт күрсәтәләр.

Су җылыткыч казаннарын күбесен ремонтлап чыкканнар, ә җылылык трассаларын  юдырганнар, опрессовкалау ясаганнар. Искергәннәрен яңага алмаштырылган.  Мәсәлән, шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназиясе котельныендагы ике су җылыткыч казанын һәм лицей-интернатка бара торган 200 метрдан күбрәк озынлыктагы трассаны. Бу эшләргә 3 миллион сумнан күбрәк акча тотылган. Шулай ук Кыят авылы мәктәбендә дә ремонт барган – ике су җылыткыч казан яңартылган, 140 метрда җылылык торбалары һәм котельныйның түбәсе алыштырылган. Бу эшләр 360 мең сум акчага башкарылган. Шулай ук 5 номерлы гимназия, Ял үзәге, социаль яклау идарәсе янындагы трасса участоклары төзекләндерелгән.

– Һава температурасы өч көн дәвамында плюс 8 градус торса, җылылык җибәрәчәкбез. Бу – район башкарма комитеты карары нигезендә башкарыла, - диде Алексей Вячеславович.


Нет комментариев