Буа аграрийларына кызу эш көзгә калды
Көн темасы

Буа аграрийларына кызу эш көзгә калды

Тотрыксыз һава торышы кырда бөтен хезмәтнең бергә төенләнгән чагын августтан сентябрьгә күчерде.

Анысы да иркенләп эшләргә мөмкинлек бирми – болытлар куерырга гына тора. К о я ш л ы , к о р ы дүшәмбене дә яңгыр туктаусыз диярлек койган сишәмбе алыштырды. Чәршәмбе дә дымл ы б у л д ы . А в ы л хезмәтчәннәре “Бүген күбрәк эшләп калырга тырышыйк”, – дигән а т н а н ы ң б е р е н ч е көнендә без дә “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативында булырга өлгердек. Анда бүген башкарылучы хезмәтләр белән таныштык. Район буенча әле бөртеклеләрнең 20 процент тирәсен җыясы калганда, биредә урак беткән.

– Яңгырлар аркасында ул шактый озакка сузылды. Шулай да өч көн элек төгәлли алдык. Уңыш без көткәннән түбәнрәк, былтыргыдан 5 процентка кимрәк булса да, һәр гектардан уртача 52 центнер җыйдык, – директор Алмаз Фәсхетдинов.

А в ы л х у җ а л ы г ы һ ә м а з ы к - т ө л е к идар-әсеннән алынган мәгълүматларга к а р а г а н д а , р а й о н хуҗалыклары арасында бу иң яхшы күр сәткеч. Ф ермер х у җ а л ы к л а р ы н д а һәр гектардан уртача 41,5 центнер чыккан. Аларның да күбесе уракны төгәлләгән. Район буенча әлегә чыгыш 37,4 центнерга тиң. “Ямбулат”та шулай ук шикәр чөгендере уңышы да югары – бүгенге көнгә һәр гектардан уртача 700 центнер тәшкил итә. 465 гектарда игелгән әлеге техник культураны берничә көн элек казырга керешкәннәр. Без эш барышын “Ямбулат” бүлекчәсенең 125 гектарлы кырында күзәттек. Анда килеп җитүгә игътибарыбызны чөгендер к ы р ы н ы ң ч и с т а , үсемлекләрнең бертигез биеклектә, ә кагатлардагы тамыразыкларның сайлап алган кебек бертигез зурлыкта булуы һәм чиста киселүе җәлеп итте.

– Те х н о л о г и я н е төгәл үтәү нәтиҗәсе бу. Иң беренче чиратта үсемлекләр тигез шытым бирде. Шул дәрәҗәдә җыю чорына “килеп җитте”, – ди Алмаз Тәлгать улы.

Аның әйтүенчә бу югалтуларга, ягъни чөгендерләрнең киселүенә, туфракта калуына юл куймауда зур роль уйный. Бүгенге күренеш бик матур булса да, әле чөгендернең нәкъ үсә һәм шикәр җыя торган чоры. Соңгысы 15 процент тирәсе тәшкил итә. Алга таба күрсәткечләр артачак кына. Без барган көнгә татлы тамыр 55 гектарда җир өстенә чыгарганнар иде. Көненә 20-30 машина шикәр заводына озаталар. Төягечтә Ильяс Динисламов, казуда Альберт Шәрәфетдинов эшли иде. \

– Җир быел дымлырак, шулай да көннәр коры торганда 15-18 гектар мәйданда алып була. Һава торышы гына тотрыклылансын. Без тиз арада уңышны җыеп бетерергә тырышачакбыз, – ди ул.

Гадәттә алар чөгендер казуда икәү. Хезмәттәше Дмиртий Федотов бу көнне көзге бодай чәчүдә иде. Аның янында да булдык. Ул кырга кузгалганчы янәшәдә шулай ук бертигез биеклектә үсеп утырган көнбагыш турында да сораштык. Аны быел 389 гектарда иккәннәр. Десикация ясаганнар. Бер атнадан уңышын җыярга керешергә планлаштыралар. Шулай ук мәйданын арттырырга да. Моңа бодайга бәянең түбән булуы да этәргеч биргән.

– Үзкыйммәте 9-10 сум торганда сату бәясе 7-8 сум гына тәшкил итә, – ди Алмаз Фәсхетдинов.

Шуңа көзге бодайны былтыргы 600 гектар урынына быел 240 гектарда гына чәчәчәкләр. Ул көнне Дмитрий Федотов бөртекләрне 105 гектарлы кырда җир куенына сала иде. – Яңгырлар комачауламаса, сменага 80 гектарга кадәр мәйданда эш башкарып була. Бүген менә барысы да яхшы. Шулай торса, чәчеп бетерергә 4-5 көн вакыт җитә. Аннан чөгендер казу комбайнына күчеп утырам, – ди хуҗалыкта 30 елдан артык хезмәт куючы, моннан тыш терлек азыгы хәстәрләүдә, к ул ьт и в а ц и я л ә үд ә, с ө р үд ә к ат н а ш у ч ы тәҗрибәле механизатор. Көзге кыр эшләре дә бара “Ямбулат”та. Туфрак эшкәртелә, язгы чәчү астына минераль ашламалар кертелә.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев