Буа районы Түбән Наратбаш авыл җирлегендә быел юлларны халык үзе тигезләгән
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Түбән Наратбаш авыл җирлегендә быел юлларны халык үзе тигезләгән

Моның белән үзара салым акчасын экономияләгәннәр.

 

Бикмураз авылы. Р. Шәрәфетдинов фотосы.

 

Бер көнне эш телефоны шалтырый: “Безнең авыл егетләре үз техникалары белән, кулга көрәк алып юллардагы чокырларга таш түшәде.  Быел шулай җыйнау чыктык. Тәрәзәдән карап утыручысы да булды инде. Килегез, языгыз әле”, - дип, чакыра берәү Түбән Наратбашка. Нинди өмә булды икән бу, дип, авыл җирлеге башлыгы  Рафаэль Шәрәфетдиновтан сорашам.

- Халыктан  җыелган  үзара салым акчасына быел ун километрга якын арада юлларны тигезләдек. Түбән Наратбашта 576 мең сумлык, Бикмуразда 590 мең сумлык, Зур Кырлаңгыда 82 мең сумлык эш эшләнде.  Вак ташын сатып алдык, түләп кайтарттык, аннары халык үз көче, техникасы белән шушы ташларны юллардагы чокырларга салып чыкты, - дип кыскача сөйләп китте ул.

Әлеге җирлектә, Бикмураздагы  бер йортта гына кеше яшәгән Гафиятуллин урамындагы 320 метрлы араны санамасаң, юллар гел таштан, дип әйтерлек. Әмма, аңлашыла инде, алар мәңгелек түгел: техника йөреп, юештә  “утыра”, чокырланалар. Соңгы авыл җыенында үзара салым акчасына шуларны тигезләп чыгарга килешкәннәр. Авыл Советы  алдан материалын кайгырткан: Ульяновсктан зур фракцияле, Салмачидан ваграк - машина-машина таш кайтарып  аударганнар. Аннары, халык белән уртак фикергә килеп, әлеге материал белән чокырларны “ямауны” үз көчләре белән башкарырга уйлаганнар.

Түбән Наратбаш авылы. Р. Шәрәфетдинов фотосы.

 Түбән Наратбаш авылы. Р. Шәрәфетдинов фотосы.

Шул рәвешле өч авылга иллеләп кеше, кем тракторы, машинасы  белән чыккан, кем кулына көрәк тотып эшләүчеләргә кушылган. Түбән Наратбашта Фәнис Гыйбадуллин ковшын элеп шәхси тракторын, машинасын кабызып чыккан,  аңа  үз тракторы-инвентаре белән Рамил Нәҗметдинов кушылган. Бикмуразда үз техникасын иярләп Радик Гыйматдинов эшләгән. Авыл Советы депутаты Әсрар Җәләлов  әлеге өмәне оештыруда  зур булышлык күрсәткән. Зур Кырлаңгыда Тәуфыйкъ Самитов шулай ук үз техникасы белән зур эш башкарган. Көрәк күтәреп булышучыларны санап бетереп тә булмый. Ташны трактор белән дә тигезлиләр, машинага төяп барып, көрәк белән дә чокырларга салалар. Тирәнрәк базлыкка эресен, сайрак урынга вак ташны тутыралар.

Хезмәт автомобиленә утыртып тигезләгән юллардан “урам әйләндереп” тә килде Рафаэль абый.

- Бу чокырны эре таш белән күмдек, монысына вагы да ярады, - ди ул. 

Аңлыйм, автомобиль көпчәге һәрберсен “сизеп”, үзәккә үткән булган инде алар. Шулай һәр “таныш” чокырны аерым тигезли-тигезли Түбән Наратбашта Азатлык урамында 1120, Беренче Майда 1240, Хаҗи Әбүзәров урамында 900, Үзәк урамда 1210, Совет урамында 500, Интернационалда 400, Тынычлык урамында 600,  Яшьләр урамында 200 метрда, Бикмуразда Күл урамында 1200, Коммунада 1100, Яшел урамда 600, Боҗра юл һәм Дуслык урамнарында 250шәр, Көнбатыш урамда 400 метрда, Зур Кырлаңгыда Көнчыгыш урамда 180 метр арада юллар рәткә китерелә.

Бикмураз авылында. Р. Шәрәфетдинов фотосы.

Арифметикада көчле кеше үз көчең белән эшләүдән  экономияне санап та алгандыр инде! Икенче ягы да бар: чокырларны берәм-берәм күмеп баргач, шактый ара  “атлаганнар”  - өч авылга ун километрга якын җыела! Бу бер җирлек өчен аз түгел инде, җәмәгать.

Моннан тыш, быел 200 мең сумга төшереп Түбән Наратбаш авылы үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл тирәсенә брусчатка җәйдергәннәр. Ә авылның зиратында капкадан алып каберлекләргә кадәр тротуар салына. Барысы да үзара салым акчасы хисабына.

Илсөяр Мөхәммәтҗанова.


Нет комментариев