Төп клуб үзе Ульяновск шәһәрендә урнашкан.

Буада “Мирас” яшьләр үзәгендә 20 сентябрьдә “Көч урыны” дип аталган хатын-кызлар клубы филиалы ачылды. Региональ бүлекчәнең җитәкчесе Алёна Артемьева. Унсигез яшьтән алып хатын-кызлар “Мирас” базасында оештырылган клубта сәламәтлек, матурлык, психология, кулинария, спорт, иҗат, бизнес юнәлешендәге мастер-классларда, практикумнарда очрашалар, бергәләп экскурсияләргә чыгалар һәм бергәләп мәдәниле ял итәләр.
Иң мөһиме – “Көч урыны” клубында хәрби хезмәткәрләр гаиләсеннән булган унсигез яшьтән алып хатын-кызлар өчен хәйрия акциясе оештырыла. Алар айга бер тапкыр “Нейрографика” буенча күнегүләрдә була алалар, бу борчуларны киметергә, эчке ныклык сизүгә, гармонияле тормыш өчен ресурслар табарга булыша, диләр оештыручылар
Киләсе күнегү 30 октябрьдә 17.30 сәгатьтә “Мирас” яшьләр үзәгендә булачак.
Барлык сораулар буенча һәм язылу өчен телефон: 89518931418 (мах).
ВКонтакте төркемендә “Көч урыны” хатын-кызлар клубы турында https://vk.me/join/dVX8A8lswP8ssSYlSGK9MiqJ7YxSYk7LJbI= сылтамасы буенча.
Нет комментариев