Буаның картлар йорты ишегалдында бәйрәм концерты узды
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның картлар йорты ишегалдында бәйрәм концерты узды

Якынлашып килүче Өлкәннәр көне уңаеннан район ветераннар советы активистлары мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннары белән картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка зур концерт белән килделәр

Дом интернат для инвалидов и пожилых

Биредә тәрбияләнүче өлкәннәр өчен 1 октябрьдә билгеләп үтелүче бәйрәм шулай башланды. Чараны район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова ачты. 


Хөрмәтле өлкәннәр сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз. Бу көн өлкән буыннарга хөрмәт күрсәтү һәм тагын бер кат рәхмәт ирештерү өчен бик әйбәт форсат. Сезнең барыгыз да илебезнең төрле өлкәсендә хезмәт куеп, бүгенге матур тормышыбызга өлешегезне керткән. Арагызда медицина, мәдәният, мәгариф, җитештерү өлкәсендә хезмәт куючылар бардыр. Барыгыз да бүгенге җәмгыятьне төзүгә зур өлеш керткән. Рәхмәт сезгә, иң мөһиме саулык, илебезгә тынычлык телисе килә, диде ул. 

Фото на память

Барысына да шунда хезмәт куючыларның кагыртуын һәм җылылыгын тоеп яшәүләрен теләде .

Җылы кояш астында яңгыраган җырлар өлкәннәрне тагын да тәэсирләндерде. 

Картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорт директоры Рәзинә Хисаметдинова бәйрәм бүләк иткән артистларга һәм ветераннар советы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. 
-Өлкәннәребезгә район җитәкчелеге һәм якташларыбыз тарафыннан даими игътибар күрсәтелә. Безгә ярдәм итеп торучы мәрхәмәтле кешләр бик күп. Рәхмәт, бүгенге җылы сүзләрегез, җырларыгыз һәрберебездә онытылмаслык мизгелләр калдырды,-диде ул. 


Нет комментариев