Министр Буа районы мәгариф коллективларына “Иң яхшы сервис” кубогын тапшырды
Кичә, бүген, иртәгә

Министр Буа районы мәгариф коллективларына “Иң яхшы сервис” кубогын тапшырды

Ел саен республиканың мәгариф учреждениеләре Казанның агропромышленность паркында үзләрендә үскән көзге уңышлардан һәм төрле эшләнмәләрдән күргәзмә ярмикәдә катнашалар.

Буа районы делегациясе

“Һөнәрчеләр шәһәре” дип аталучы әлеге чарада быел Буа районыннан Әлши, Алших, Тишкичү мәктәпләре, Буа ветеринария техникумы, сәнгать мәктәбе, мәктәптән тыш эшләр үзәге коллективлары катнашты. Укучылар һәм укытучылар шәһәрлеләргә үзләре яшелчә һәм җиләк-җимеш тәкъдим иттеләр. Кабак, бәрәңге, суган, кишер, алма белән бергә кул эшләре дә  кунакларны битараф калдырмады.

Буалылар сату иткән мәйданчык әлләкаян үзенә чакырып торды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашыдагы делегацияне һәр район җылы каршылап, үз эше белән таныштырырга ашыкты.

-Елдан-ел укучыларның осталыгы күбрәк сокландыра. Республикада мәгариф системасы белем белән бергә кешене эшкә дә өйрәтә, дигән сүз бу. Рәхмәт хезмәтегез өчен,- диде Рөстәм Миңнеханов һәр районның күргәзмәсен карап йөргәндә, - диде үлегне чарада катнашкан ветеринария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллин.

 

Җиңүчеләргә Кубоклар тапшырылды

Илдар Мәзитович, буалыларның казанга алып барган бөтен көзге уңышын сатып кайтуларын да әйтте. Республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин шулай ук үзе һәр районның эшен карап, бәяләде.

Буа районы быел “Иң яхшы сервис” Кубогына лаек булды.


Нет комментариев