Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның “Дружба” җитәкчесе Әлфак Нигъмәтуллин вафат

Буа муниципаль район Советы һәм Буа муниципаль районы башкарма комитеты "Ак Барс Буа" агрофирмасының 2 номерлы филиалы җитәкчесе Әлфак Дамир улы Нигъмәтуллинның 48нче яшендә вафат булуын авыр югалту итеп хәбәр итә. Әлфак Дамир улы 1968 елның 20 гыйнварында Ташкичү авылында туа. Хезмәт юлын 1982 елда районның "Мир" хуҗалыгында гади колхозчы...

Буа муниципаль район Советы һәм Буа муниципаль районы башкарма комитеты "Ак Барс Буа" агрофирмасының 2 номерлы филиалы җитәкчесе Әлфак Дамир улы Нигъмәтуллинның 48нче яшендә вафат булуын авыр югалту итеп хәбәр итә.

Әлфак Дамир улы 1968 елның 20 гыйнварында Ташкичү авылында туа. Хезмәт юлын 1982 елда районның "Мир" хуҗалыгында гади колхозчы буларак башлый. Аның барлык эшчәнлеге туган ягының авыл хуҗалыгы белән бәйле.

1986-88 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт бурычын үтәгәннән соң туган колхозына әйләнеп кайта. 2004 елда "Дружба" агрофирмасында эшли башлый, 2013 елдан аңа җитәкчелек итте.

Әлфак Дамир улы хуҗалыкка йөкләнгән бурычларны профессиональ дәрәҗәдә хәл итте, үзенең хезмәт бурычларын үтәүгә зур җаваплылык белән карады. Үзенә һәм кул астындагыларга таләпчән булып, эшне дөрес юнәлештә алып барды, хезмәт коллективын авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү белән бәйле конкрет бурычларны үтәүгә туплый белде. Эшендә хуҗалык активына таянды, шәхси үрнәгендә хуҗалык белгечләренең җаваплылыгын үстерүгә иреште.

Әлфак Дамир улының вафаты - туганнары һәм якыннары өчен генә түгел, Буа җире өчен дә авыр югалту. Аның турында рәхмәтле истәлек әлеге якты һәм лаеклы кешене белгән һәркем хәтерендә сакланачак.

Буа муниципаль район Советы һәм Буа муниципаль районы башкарма комитеты Әлфак Дамир улының якыннарының һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашалар.

Айзетуллов А. К., Даутов С. Ф., Еремеев И. Ф., Даутов Р. Р., Садретдинова Л. Н., Егоров В. Н.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев