Бүген Буада Бөек Ватан сугышы ветераны белән хушлаштылар
Фәрит Фәтхерахман улы Әхмәтов 96 яшендә иде. Буалылар һәм якыннары мәрхүмне бүген иртәнге сәгатьләрдә соңгы юлга озаттылар. Ул Буа шәһәрендә балалары тәрбиясендә гомер кичерде.
Быел Җиңү көне якынлашканда район газетасы хезмәткәрләре ветеранның кызы Эльза Гарипова белән элемтәгә кергән иде. Ул әтисенең сугыштагы күргәннәрен еш искә алуын әйтеп, аның илгә тынычлык теләвен һәм газета аша барысын да Җиңү көне белән котлавыбызны үтенгән иде.
Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев