Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Робот техникасын сөюче буалы укучылар Мәскәүгә барырга мөмкиннәр (+фото)

Бу "Робофест-2016" федераль фестиваленең барлык төбәк фестивальләре төгәлләнгәч билгеле булачак. Нәкъ аларның берсендә - Самара шәһәрендә үткән "Робофест-Идел буе-2016" дигәнендә мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Робототехника" түгәрәгендә шөгыльләнүче 5 номерлы мәктәпнең 9 сыйныф укучылары Нияз Маннаповтан, Илназ Әхмәдуллиннан (тренерлары Роман Соловьев) торган "West" командасы "Hello, Robot !Profi "Траектория-квест" номинациясендә (өлкән төркем)...

Бу "Робофест-2016" федераль фестиваленең барлык төбәк фестивальләре төгәлләнгәч билгеле булачак. Нәкъ аларның берсендә - Самара шәһәрендә үткән "Робофест-Идел буе-2016" дигәнендә мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Робототехника" түгәрәгендә шөгыльләнүче 5 номерлы мәктәпнең 9 сыйныф укучылары Нияз Маннаповтан, Илназ Әхмәдуллиннан (тренерлары Роман Соловьев) торган "West" командасы "Hello, Robot !Profi "Траектория-квест" номинациясендә (өлкән төркем) өченче урын яуладылар һәм рейтинг исемлегенә керделәр. Ә шушы ук мәктәпнең 6 сыйныф укучылары Егор Бирюковтан, Вадим Кочетковтан торган "Barsa" командасы 100дән күбрәк команда арасында беренче егермелеккә керде. Фестивальдә барлыгы Идел буе федераль округыннан һәм Казахстаннан 226 команда көч сынады.

"West" командасы - Нияз, Илназ һәм Владимир Журавлев, Радик Бигузин, Булат Низамов икенче бәйгегә, 12 мартта Яр Чаллы шәһәрендә узачак "ИкаР" (Россиянең инженер кадрлары) бөтенроссия бәйгесенең региональ этабында катнашырга әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев