Кичә, бүген, иртәгә

Россиялеләргә банк депозитыннан акчаны кире кайтармау сәбәпләрен атадылар

Әгәр счетларыгызга арест салганнар икән, бу банкка депозиттан сезгә акча бирмәс өчен бер нигез булып тора. PG Partners юридик компаниясенең өлкән идарәче партнеры Петр Гусятников билгеләп үткәнчә, суд приставлары гражданнарның теләсә кайсы банк счетларына арест салырга хокуклы. Бу хакта «ПРАЙМ» агентлыгы хәбәр итә.

Гамәлдән чыккан паспорт буенча акча алырга тырышсагыз да сезгә депозит акчасын кире кайтармаячаклар. Әйтик, закон нигезендә россиялеләр шәхесне раслый торган документны 20 һәм 45 яшьтә алыштырырга тиеш. Әгәр моны вакытында эшләмәсәң, паспорт гамәлдән чыккан дип табыла. Бу очракта банк сез яңа документ алганнан соң акча бирәчәк.

Акча бирмәүдән баш тарту өчен тагын бер сәбәп бар. "Җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә һәм террорчылыкны финанслауга каршы тору турында"гы закон буенча, кеше аларны алуның законлылыгын расламый торып, банк клиентка акча бирмәскә мөмкин. Әмма моны саклык акчалары 600 мең сумнан артып киткән очракта гына тикшерәләр.

Керемне раслау өчен, банкка 2НДФЛ белешмәсен, күчемсез милек сату-алу турында килешү яки акча алуның законлылыгын раслый торган башка килешүләр күрсәтергә кирәк. Шулай ук акчаны счетлардан күчергән очракта башка банктан алынган документлар да ярый.


Нет комментариев