Россиялеләргә елның соңгы кыска эш атнасы турында искә төшерделәр
Россиядә елның соңгы кыска эш атнасы сишәмбе, 7 ноябрьдә, башланачак. Ул 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне аркасында дүрт көнлек булачак һәм бу юлы ял көненә туры килә һәм дүшәмбегә күчерелә.
«2023 елда Халыклар бердәмлеге көне — 4 ноябрь — ял көненә, шимбәгә туры килә. Закон буенча, бу очракта ял көне бәйрәмнән соң икенче эш көненә күчерелә. Бу көн — дүшәмбе», — дип сөйләде РИА Новостига HeadHunter юристы, Хезмәт хокукы буенча эксперт Татьяна Нечаева.
Ул искәрткәнчә, ял көннәрендә яки эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен өстәмә ял көне бирелергә яисә икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. Эш бирүче хезмәткәрнең бәйрәм көнендә эшләргә ризалыгын сорарга тиеш, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев