Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Рөстәм Миңнеханов Буа мәдәният бүлегенә автомобиль тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәдәният учреждениеләренә 50 автомобиль тапшыру тантанасында катнашты. Ул тармак вәкилләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм хәерле сәфәрләр теләде.

«Яхшы хезмәтегез өчен рәхмәт! Бу машиналар урыннарда бик кирәк. Хәерле юллар! Бу сезгә Яңа ел алдыннан кечкенә бүләк булсын», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә.

Учреждениеләргә Россиядә җитештерелгән барлыгы 50 автомобиль бирелде. Сертификатны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев