Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстан җиңел сәнәгать үсешендә Россия төбәкләре арасында лидер буларак танылды

Татарстанны Россиянең җиңел сәнәгать иң тиз үсә торган төбәкләренең берсе дип таныдылар.

Беренче урынны безнең республика алган әлеге рейтингны Перспективалы технологияләр үстерү үзәге («Намуслы билге» цифрлы маркировкалау системасы операторы) әзерләгән.

Үзәк аналитиклары мәгълүматларына караганда, Татарстанда җиңел сәнәгать тармагы бу язда узган елның шул ук сезонына карата 418 процент үсеш күрсәткән. Татарстан шулай ук Россиядә җиңел сәнәгать товарлары җитештерү буенча иң алдынгылар сафында – беренче яртыеллыкта биредә 1,4 млн әйбер җитештерелгән.

Лидер төбәкләр санына шулай ук Башкортстан (393 процент), Пермь крае (214 процент), Алтай крае (120 процент) һәм Мәскәү (70 процент) кергән. Узган кыш нәтиҗәләре буенча иң зур үсеш Башкортстанда (339 процент), Пермь краенда (214 процент) һәм Татарстанда (147 процент) теркәлгән.

«Әлеге күрсәткечләр шушы субъектларда инвестицияләрнең үсешен күрсәтә ала, бу аларны үсеш өчен перспективалы дип билгели», – дип Перспективалы технологияләр үстерү үзәгенең «Легпром» товар төркеме җитәкчесе Анна Петрушина сүзләрен китерә ТАСС.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2019 елда расланган «Намуслы билге» системасы товарларның законсыз әйләнеше белән көрәштә ярдәм итә. Бүгенге көндә ул сөт продукциясен, шешәләргә салынган су, дарулар, тәмәке, аяк киеме, җиңел сәнәгать товарлары, туннар, шина, хушбуй һәм фотоаппаратларны үз эченә алган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев