Путин Буадан тракторчыга мактаулы исем бирү турында Указны имзалады
Кичә, бүген, иртәгә

Путин Буадан тракторчыга мактаулы исем бирү турында Указны имзалады

Әлеге хәбәр бүген үзәк матбугатта дөнья күрде.

 

Фото Ильсеяр Ахметзяновой

Анда Буа районындагы “Авангард” агрофирмасынннан 74 яшьлек механизатор Әсхәт Һади улы Закировка “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелү турында хәбәр ителә.

Әсхәт Закиров бүгенге көндә дә агрофирманың “Таң” бүлекчәсендә тракторчы булып эшли. Аның инде илле елдан күбрәк хезмәт стажы бар.

Моңа кадәр ул “Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә лаек булган, 2023 елда аңа Росссия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелгән, Россия Президенты Указыннан күренгәнчә, быел  мактаулы якташыбыз тагын да югарырак исемгә лаек булды.


Нет комментариев