Буаның Космовский-Сәйдәш урамнары чатында кую-куймау мәсъәләсен тикшерәчәкләр
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның Космовский-Сәйдәш урамнары чатында кую-куймау мәсъәләсен тикшерәчәкләр

Бу хакта редакциягә мөрәҗәгать иттеләр.

Светофор куймаслар микән?

“Көн саен кызымны быел гына ачылган 2 номерлы лицейга укырга автомобиль белән китерәм. Шәһәрнең Космовский-Сәйдәшев урамнары чатына куелган чүп койтейнеры аркасында каршы яктан килгән транспортны күреп алып булмый. Бу аварияле хәл тудыра. Шул урынга светофор куймаслармы микән?

И.Кәбиров,

Буа шәһәре.

Сорауга район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов җавап бирә:

– Анда җәяүле юлны аркылы чыгу урыны бар. Ә менә светофор кую мәсъәләсен районның юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында күтәрермен. Бергә ул урынны барып карап, анализларга кирәк булачак.


Нет комментариев