Буада җәяүле юлны аркылы чыгу урыннары  алдында язулар барлыкка килде
Кичә, бүген, иртәгә

Буада җәяүле юлны аркылы чыгу урыннары алдында язулар барлыкка килде

Бу – юл куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында башкарыла.

“Шәһәрдә җәяүле юлны аркылы чыгу урыннары янында тротуарларга ике якта “Внимание. Игътибар” дигән язулар күрәбез. Элек юк иде. Әлеге язулар шәһәр буенча язылып чыкканмы?

Н. Солтанова,

Буа шәһәре”

Сорауга район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов җавап бирә:

– Бу – юл куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында башкарыла. Әлеге кисәтү язулары һәрбер районда бар, мондый эш республика буенча йөкләнде. Шәһәрдә 38 данәдә язып чыктылар, бу эш дәвам итә.


Нет комментариев