Татарстанда бераз суыта, кар һәм көчле бозлавык көтелә
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда бераз суыта, кар һәм көчле бозлавык көтелә

Якшәмбе, көндез Татарстанда кар, җепшек кар явуы, томан һәм бераз суытыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Секундына 11 метр тизлектә җил фаразлана. Төнлә һава температурасы -2..-7 градус, көндез 0..-5 градус тәшкил итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, республика юлларында көчле бозлавык барлыкка килә. 

 


Нет комментариев