Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда торак төзелеше һәм туризм өчен 2,6 меңнән артык җир кишәрлеге ачыкланган

Татарстанда торак төзелеше һәм туризмны үстерү өчен 2,6 меңнән артык җир кишәрлеге билгеләнгән. Эшләр «Пространство мәгълүматлары илкүләм системасы» дәүләт программасы нигезендә «Төзелеш өчен җир» һәм «Туризм өчен җир» проектлары кысаларында алып барыла. ТР буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

2,5 мең кишәрлек күп катлы йортлар һәм шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән, ә 17сенең туристик потенциалы бар. Соңгы категориягә Мамадыш районы (спортның экстремаль һәм кышкы төрләре паркы) һәм Арча районындагы («Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясендәге» могҗизалар урманы» интерактив паркы) участоклар, шулай ук Лаеш районындагы 15 кишәрлек керә.

Мондый җирләрнең исемлеге белән Росреестрның Ачык кадастр картасында, «Төзелеш өчен җир» һәм «Туризм өчен җир» сервислары ярдәмендә танышырга мөмкин. Соңыннан «16» төбәк кодын кертергә һәм эзли башларга кирәк. Система буш кишәрлекләр турында мәгълүмат тәкъдим итәчәк, шул исәптән анда аларның мәйданы һәм адресы да күрсәтеләчәк. Мөрәҗәгать җибәрү өчен тиешле объект буенча мәгълүмати тәрәзәдә «Мөрәҗәгать бирергә» сылтамасына басарга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев