Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

М.Вахитов исемендәге гимназиядә Айрат Мансур улы Хисамов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды

13 нче декабрь көнне гимназиядә истәлекле вакыйга булды. Уку йортынын яшь армиячеләр хәрәкәтенә нигез салучы Айрат Мансур улы Хисамов исеме мәңгеләштерелде. Аның хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.

Биредә А. М. Хисамовның туганнары, укучылары, хезмәттәшләре, яшь ярмиячеләр хәрәкәтендә булучы укучылар жыелды. Мемориаль тактаны гимназиянең иң
өлкән укучысы — 104 яшьлек Р. И. Төхфәтуллин, ветераннар советы рәисе Ж. И. Хөснетдинова, Буа магариф булеге житәкчесе урынбасары Д. Д. Махмутова
ачтылар.

Гимназия музеенда килгән кунаклар өчен экскурсия уткәрелде. Экскурсовод укучылар мәктәп тарихы белән таныштырдылар. Рәүф абый узенең мәктәптә уку чорын искә төшерде, истәлекләр белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев