«2FAN» әдәби каналында яңа видеоролик урнаштырдылар
Мәликә Хәйрулла туган телдә әниләр турында шигырь укый.
Безнең иң якын кешеләребезгә багышланып язылган шигырьләр татар әдәбиятында бихисап. Без шуларның берсен сезгә тәкъдим итәбез.
Әниемнең мине белмәгән чагында
Итәгенә җилләр булып
уралып йөрдем.
Чиләгенә агып кердем сулар булып,
Йөрәгенә моңнар булып
үтеп кердем...
Әниемнең мине белмәгән чагында
мин җәй идем, мин көз идем,
мин кыш идем...
Һәм яз идем...
Әнинең мин үзе идем –
Мәхәббәтен көтеп йөргән
бер кыз идем...
Әниемнең мине белмәгән чагында
төшләренә кердем колын,
тайлар булып...
Әле – бөре, әле – чәчәк, әле – алма,
Әле – йолдыз, әле тулган айлар
булып...
Лена ШАГЫЙРЬҖАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев