Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзәк яңалыклар

«СалаваTik»лар татар халык җырларын үз итә

Клипта «СалаваTik»ларны үзләренең проект костюмыннан тыш татар халык киемендә күрергә мөмкин.

Бүген "СалаваTik«ларның интернетта «Әнисә» җырына төшерелгән клибы чыкты. «Әнисә» — татар халык җыры, борынгы бию такмагы. Ул татар халык иҗатының классик үрнәге.

«Әнисә» текстының Татарстан авылларында яшәп килгән үзара охшаш өч варианты булуы мәгълүм. Тарихына килгәндә, аның борынгы вариантында «тимер идәннәр», «көмеш өстәлләр», «алтын табаклар», «көзгеле пулатлар», мифик «Гали пәкесе» кебек гыйбарәләр булуы әлеге такмакның Казан ханлыгы чорында иҗат ителүенә ишарә ясый. "Әнисә«нең ноталы язмасы беренче мәртәбә А. С. Ключарёвның «Татар халык көйләре» (1955) җыентыгында басылган. Борынгы бию такмагын композитор Мансур Мозаффаров хор өчен эшкәрткән.

«Әнисә» җыр-такмагының көе дә матур, ритм ягыннан да балаларның күңеленә ятыш, сүзләре дә җиңел истә кала. Җырның сүзләре берсе артыннан-берсе сюжет тудыра. Җырның видеосын уйлаганда бернинди дә авырлык тумады, тексттагы сүзләргә нигезләнеп, видеоның рәсемнәре үзеннән-үзе барлыкка килде: башта тимер идәннәр, аннары хәтфә паласлар, паласлар өстенә имән өстәлләр куелды... Шулай бер-бер артлы башта өстәл табыны, ә өстәл янында алтын кашыклар тотарга кара кашлы кызлар һәм батыр егетләр — ул, әлбәттә, безнең "СалаваTik"ларыбыз видеода урын алды. 

Бу клипта "СалаваTik"ларны үзләренең проект костюмыннан тыш татар халык киемендә күрергә мөмкин. Нәни артистлар әлеге клип өчен хореограф белән татар халык биюен дә өйрәнделәр. Видео кызыклы, шул ук вакытта мәгънәле дә килеп чыкты.

"Җырны өйрәтүнең төп асылы — халык җыры булуында. Без проектта татар халык җырларын башкаруга да басым ясыйбыз. "СалаваTik"лар белән бергә 9 меңнән артык бала шул җырларны өйрәнер дип ышанабыз. Чөнки бүгенге көндә YouTube каналыбызда нәкъ 9,47 мең кеше теркәлгән, 65 җырга видео чыкты. Җәй айларында да җырларыбыз чыгудан туктамый. Нәни тамашачыларыбыз яңа видеоларны зарыгып көтә дип беләбез. Без, оештыручылар буларак, мондый күрсәткечләр булганда тагын да канатланып, татар милләтенең киләчәге — балаларыбыз өчен эшлибез«, — дип белдерде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

"СалаваTik«ларның җәй айлары ял итү чоры түгел, ә «урак өсте». «СалаваTik» мәктәбе чыгарылышы, ишегалды концертлары, яңа җырлар яздыру көтә. Ә 1 июнь көнне Балаларны яклау көне уңаеннан «СалаваTik» төркеме нәни дусларын Казан Кирмәнендә интерактив концертка көтеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СалаваTIK