Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Буада ЮХИДИ бүлекчәсе ишегалдында “Имин тәгәрмәч” район конкурсы узды (фото)

Районның 24 мәктәбеннән килгән яшь инспекторлар бәйгенең 5 төрендә көч сынаштылар. Ярышларга старт бирелүгә аларның Бер өлеше юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан алучы инспектор Рамил Абянов, икенчеләре беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен сынаучы инспектор Наил Гайнуллин янына йөгерделәр. Инспекторлар Рәис Хәсәнов, Александр Маляшов җитәкчелегендә узучы "Тыкрык", фигуралы йөртү бәйгеләре...

Районның 24 мәктәбеннән килгән яшь инспекторлар бәйгенең 5 төрендә көч сынаштылар. Ярышларга старт бирелүгә аларның Бер өлеше юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан алучы инспектор Рамил Абянов, икенчеләре беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен сынаучы инспектор Наил Гайнуллин янына йөгерделәр. Инспекторлар Рәис Хәсәнов, Александр Маляшов җитәкчелегендә узучы "Тыкрык", фигуралы йөртү бәйгеләре узган мәйданда велосипедны иярләгән егетләр-кызлар кагыйдә бозмаска тырыштылар. Судья Илдар Сабирҗановның күзе "очлы", кечкенә генә хата җибәрсәләр дә, тырышып алган очколарны киметә генә бара. Ә уен шартына кергән "елан", "8ле" дигәннәрен үтүләре ай-һай авыр! Җитмәсә каушау да үзенекен итә: оста велосипедчылар да кайсы егылды, кайсы, финишка килеп җитәр-җитмәс җиңүгә өметен өзеп, күп хаталанды. Җиңә алмаган командаларның кәефен җыр-бию генә күтәрә алды. Бишенче төр бәйге иҗади сәләтне ачуга багышланды. Балалар Бөек Җиңү турындагы җырларны башкарып, юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Конкурсның абсолют җиңүчесе итеп 2 номерлы лицей аталды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев