Светофориягә сәяхәт
"Яшел ут" республика конкурсының район этабы бара. Аның кысаларында барлык балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чаралар уза. Чираттагысы "Чишмә"дә булды. Төрле юл билгеләре, светофорлар, уенчык автомобильләр, автобуслар куелган, җәяүле юлны аркылы чыгу урыннары ясалган зал кечкенә бер шәһәрчекне хәтерләтте ул көнне. Балалар алдында юл йөрү кагыйдәләре буенча җитди...
"Яшел ут" республика конкурсының район этабы бара. Аның кысаларында барлык балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чаралар уза. Чираттагысы "Чишмә"дә булды.
Төрле юл билгеләре, светофорлар, уенчык автомобильләр, автобуслар куелган, җәяүле юлны аркылы чыгу урыннары ясалган зал кечкенә бер шәһәрчекне хәтерләтте ул көнне. Балалар алдында юл йөрү кагыйдәләре буенча җитди "имтихан" тора. Район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бирү методисты Наталья Кузнецова, "Татарстан Республикасының БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева белемгә бәя бирделәр. Балалар кунакларны җыр белән сәламләделәр. Аннан мультфильм герое Карлсон белән юл йөрү кагыйдәләрен беркем дә бозмый торган илгә - Светофориягә киттеләр. Биредә алар светофор төсләрен өйрәнделәр, җәяүле юлны аркылы чыгу, юл билгеләре турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр.
Соңыннан "имтихан"ны "бишле"гә тапшырган нәни инспекторларны котладылар. Анна Сергудаева аларның һәрберсенә уткайтаргыч беләзекләр, юл йөрү кагыйдәләре турындагы китаплар, төркемгә уку әсбаплары бүләк итте.
Әлфинур ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев