Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ышаныч һәм иминлек

Яңгырда да, карда да юлда дөрес йөрергә

"Куркынычсызлык фаразы" бөтенроссия социаль кампаниясе кысаларында районның мәгариф учреждениеләрендә чаралар уза. Чираттагысы шәһәрнең "Йолдызкай" балалар бакчасында үтте. Бирегә йөрүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен генә түгел, ә төрле һава торышында юлларда саклык чараларын күрү буенча да җитәрлек белем үзләштер-гәннәр. Моның шулай икәнен кунакка килгән Яңгыр апалары сынады. Аның сорауларына җавап бирү...


"Куркынычсызлык фаразы" бөтенроссия социаль кампаниясе кысаларында районның мәгариф учреждениеләрендә чаралар уза. Чираттагысы шәһәрнең "Йолдызкай" балалар бакчасында үтте.
Бирегә йөрүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен генә түгел, ә төрле һава торышында юлларда саклык чараларын күрү буенча да җитәрлек белем үзләштер-гәннәр. Моның шулай икәнен кунакка килгән Яңгыр апалары сынады. Аның сорауларына җавап бирү өчен балалар яшь автомобильчеләр роленә кереп, кар, яңгыр яуганда, томанлы көннәрдә юлда ничек хәрәкәтләнергә тиешлек-ләрен күрсәттеләр. Ә залдагы башка балалар мондый көйсез көннәрдә руль артындагыларга гына тү-гел, ә җәяүлеләргә дә сак булырга, юлны тиешле урыннан аркылы чыгарга, уткайтаргыч элементлы киемнәр кирәклеге турында тыңлап, хәтерләренә сеңдереп бардылар. Яңгыр апалары катлаулы сораулар биреп сынаса да, балалар тәртипле җәяүле-ләр, автомобильчеләр исеменә лаек булдылар.
Чараның кунаклары - "Татарстан Республикасы БДД фәнни белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева, юл-патруль хез-мәтчелегенең өлкән инспекторы Александр Маляшов, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бирү методисты Наталья Кузнецова аларны котладылар, бүләккә ут кайтаргыч белә-зекләр, китаплар һәм уку кирәк-яраклары бирделәр. Соңыннан бергәләп фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Куркынычсызлык фаразы” бөтенроссия социаль кампаниясе кысаларында районның мәгариф учреждениеләренд...