Кичә, бүген, иртәгә

Айның 4нче, 6нчы, 7нче, 8нче числосында пенсия алучы буалыларга ноябрьдә акча иртәрәк киләчәк

График үзгәрү бәйрәмнәр белән бәйле.

 

 

Фото татар-информ

 

 

Чәршәмбе, 4 ноябрьдә, җомга, 6 ноябрьдә, Татарстанда дәүләт бәйрәмнәре  - Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә.

Моңа бәйле рәвештә, 4нче һәм 6нчы числоларында пенсия алучылар аны бу айда алданрак 6 һәм 5 ноябрьдә алачаклар.

Шулай ук вакытыннан алда түләү 7нче яисә 8нче  числоларда пенсия алучыларга да кагыла. Бу айда әлеге көннәр шимбә-якшәмбегә туры килгәнлектән, акчалар 5 ноябрьдә киләчәк.


Нет комментариев