Ул Арча районында уза.

“Хезмәт кешесен данлыйбыз” дип аталган бәйгедә 40 районнан 35 яше тулмаган комбайнчылар катнаша.
Буадан – “Заря” агрофирмасында эшләүче Сергей Павлов. Сергей 2013 елдан башлап комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Соңгы ике елда штурвал артында – үзе. Быел аңа яңа комбайн тапшырганнар.
Конкурста катнашучыларга теориядәге һәм практикадагы белемнәрен күрсәтергә кирәк.
Иртәгә бәйгенең финалы. Җиңүчеләрне аннан соң атыйлар. Сергейга уңышлар телибез!
Нет комментариев