Буада Татарстанның Чит ил гражданнарын адаптацияләү үзәге вәкиле Нияз Гыйсмәтуллин районда яшәүче чит ил гражданнары белән очрашу үткәрде. Чарада шулай ук бу категория гражданнар белән эшләүче ведомстволар һәм учреждениеләр хезмәткәрләре: хокук саклау органнары, мәгариф учреждениеләре һәм район мөхтәсибәте вәкилләре дә катнашты.
Нияз Гыйсмәтуллин катнашучыларны Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Үз чыгышында ул күчеп килүчеләр еш очрый торган хәлләргә тукталды.
— Кайвакыт чит ил гражданнарының үзләре дә белмичә хокук бозу очраклары күзәтелә. Кеше дөньяның теләсә кайсы иленә килгәндә, кулында төп документ – миграция картасы булырга тиеш. Документларны рәсмиләштергәндә язмаларга бик игътибарлы булырга кирәк: мәгълүматлар төп документлардагы мәгълүматлар белән туры килергә тиеш. Әгәр граждан миграция картасын югалтса яки аңа нидер булса, тиешле органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу документ бушлай ясала, ягъни дубликаты бирелә, — дип аңлатты ул.
Шулай ук спикер, рус телен белү турында сертификат алганда, һәркемнең куелган таләпләрне үтәргә тиешлеген билгеләп үтте.
Буа районы мөхтәсибе Ильмир Хәсәнов үз чыгышында бүгенге көндә мәдрәсәдә чит илдән килгән студентлар укуын әйтт Аларга укытучылар һәм мөхтәсибәт вәкилләре законнарны аңлату эшләре алып баралар, дип ассызыклады.
— Безнең мәчетләргә Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан һәм башка илләрдән төрле милләт вәкилләре йөри. Без мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә аларның хокукларын – монда аларның чит түгел икәнлеген аңлатырга тырышабыз. Шул ук вакытта аларның бурычларын – барлык гражданнар Россия Федерациясе законнары таләпләрен үтәргә тиешлеген дә аңлатабыз,- диде ул.
Район мәгариф бүлеге вәкиле Ләйсан Бикмөхәммәтова мигрант балалар белән эшләү турында сөйләде.
Буа районының мәгариф оешмаларында 16 бала – чит ил гражданнары укый һәм тәрбияләнә (15е мәктәпләрдә, 1се мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә). Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә мигрант балалар исәбе ай саен алып барыла.
Россия Мәгариф министрлыгы Рособрнадзор белән берлектә эшләгән методик рекомендацияләргә туры китереп, рус телен белүгә тест үткәрү өчен база мәктәбе итеп Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназиясе билгеләнгән. Килдураз мәктәбе базасында чит ил гражданнары яки гражданлыгы булмаган затлар өчен, тестны уңышлы үтмәгән очракта, рус телен өйрәнү өчен мәйданчык булдырылган һәм җаваплы затлар билгеләнгән.
Районда яшь чит ил гражданнарын безнең җирлеккә адаптацияләү буенча комплекслы эш алып барыла. Россия тарихы һәм мәдәнияте, шулай ук Татарстан Республикасы традицияләре өйрәнү буенча төрле чаралар оештырыла.
Наилә Хәсибҗанова.
Нет комментариев