РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәтчелеге оешуга 74 ел тулды.

Бүген ведомстводан тыш сак подразделениеләре физик һәм юридик затларның мөлкәтен килешү нигезендә саклау буенча мөһим бурычлар башкаралар. Алар шулай ук дәүләт билгеләнүендәге объектларның һәм массакүләм халык җыелу урыннарының террорлыктан саклануы торышын контрольлиләр. Бу исәптә хакимият органнары биналары, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина учреждениеләре, корал саклау бүлмәләре һәм башкалар.
Моннан тыш, алар үзәкләштерелгән күзәтчелек пультларына тоташтырылган объектларда каравыл һәм хәвеф сигнализацияләре эшләп китү турында сигналларга оператив баралар. Хокук саклау структураларындагы башка коллегалары белән мәдәни-масскүләм һәм спорт чаралары үткәргән вакытта җәмәгатьчелек тәртибен саклауда актив катнашалар. Патрульләү урыннарында, маршрутларында җинаять кылуларны булдырмыйлар: урлауларны, талауларны, үтерүләрне, сәламәтлеккә каты зыян салуларны, накркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле закон бозуларны. Федераль эзләүдә булган кешеләрне табарга ярдәм итәләр.
Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре янгыннан, юл-транспорт һәлакәте вакытында, башка гадәттән тыш хәлләрдә гражданнарны эвакуацияләгәндә коткару хезмәтчелекләренә ярдәм итәләр.
Буа районы буенча ведомстводан тыш сак бүлекчәсе – “РФ милли гвардия гаскәрләренең ТР буенча ведомстводан тыш сак идарәсе” федераль дәүләт казна учреждениесенең Буа районындагы филиалы 1963 елда оешкан.
Буа шәһәрендә һәм Апас шәһәр тибындагы бистәсендә тәүлек буе берәр тоткарлау төркеме хезмәт итә. Аларның һәрберсе патруль машинасында 2 коралланган хезмәткәрдән тора.
Техник средстволар ярдәмендә 257 гражданнарның яшәү һәм мөлкәтен саклау урыны, 418 объект һәм 9 транспорт чарасы саклана.
Объектларны җиһазлау өчен төрлечә принципта эшләүче хәбәр иткечләр кулланыла, шул исәптән стандарт булмаган хәлләргә һәм хәвефле чакыру төймәләренә дә. Сакланучы объектларда Росгвардиянең “Охрана” фәнни-тикшерү үзәгендә тест узган сак приборлары куела. Сакланылучы объктлардан урлауларга юл куелмаган.
Үзара хезмәттәшлек кысаларында җинаятьләрне һәм административ хокук бозуларны булдырмау буенча Буа район эчке эшләр бүлеге белән җинаятьләр, административ хокук бозулар, һәлакәтләр турында 45 хәбәр буенча эшләгәннәр. Быел район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 10нан күбрәк административ хокук бозулар булдырылмый калган.
Нет комментариев