Аларның гаилә тарихы район белән бәйле тормышлары ТУРЫНДА ТУРЫДАН-ТУРЫ ДӘВАМЧЫЛАРЫ СӨЙЛӘДЕ.
Бүген Пенза шәһәрендә гомер итүче Евгений Владимирович Терехов әлеге һәм ата-бабалары йөргән, яшәгән җирләрне күрү максаты белән Буага килде.
Буа туган якны өйрәнү музеенда узган очрашуда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафин, “Ватан сакчылары” фондының Буа районы буенча филиалы социаль координаторы Илмар Галимов һәм медицина училищесы студентлары катнаштылар.
Җитәкчеләрнең сәламләү сүзләреннән соң Евгений Владимирович кыскача гына үзе һәм сяхәткә бергә чыккан хатыны, кызы һәм улы белән таныштырып, нәселе тарихын барлады. Аның раславынча, икенче гильдия сәүдәгәрләре Тереховларның Буа белән бәйләнеше узган гасырның 20нче елларына кадәр дәвам итә. Ә башы 1865 елга кадәр бирегә Рязань өлкәсеннән күченеп килгән Степан Никитовичтан башлана.
Сәүдәгәрлекнең киң колач җәюендә районның бик уңайлы урында урнашуы да зур роль уйный.
Степан Никитович Буа җирендә иген, нигездә бодай үстерә һәм аракы ясау остасы була. Соңгысы буенча мәгълүматны Евгений Владимирович “Симбирские губернские ведомости” газетасының 1879 елгы саныннан укып белә. Гомер көзенә атлаганда инде сәүдәгәрлектән мещанлыкка күчкән һәм үз эшен балаларына тапшырган Степан Терехов 1888 елда Сембер шәһәрендә вафат була. Аннан соң идарә дилбегәсен үз кулына алган улы – Евгений Владимировичның бабасының бабасы – Яков Степанович Тереховлар нәселенең иң танылган шәхесе була. Ул 40 елдан күбрәк вакыт Буада һәм Буа өязендә дәүләт һәм сайлау вазифаларын били, Буа шәһәр думасы гласные, ягъни бүгенгечә әйтсәк, депутаты була. Шулай ук төрмә бүлекчәсен, өяз урнаштыруы присутствиесен җитәкли. Ә 1875 елда 32 яшендә Буа шәһәре башлыгы вазифасына билгеләнә һәм аны берничә ел били.
– Шәһәр башлыгы – югары органның сайлау вазифасы.
Аңа җирле җәмгыятьтә реаль авырлыгы булган кеше генә лаек була ала. Бу мактаулы исем генә түгел. Аны биләүче шәһәр управасында җитәкчелек итә, салымнар җыю, шәһәрне төзекләндерү, хуҗалык эшләре өчен җавап бирә. Шунысын да әйтергә кирәк: Яков Степанович Буаның шәхси, аннан нәселле мактаулы гражданы исемен йөртә. Шулай ук ул ведомство һәм дәүләт бүләкләре, шул исәптән “Тырышлык өчен” медале белән бүләкләнә, – дип сөйләде Евгений Владимирович. Аның Буада биш йорты, ашлык амбары, Буа өязендә имениесе, шулай ук Сембердә бер йорты була. Бүген К. Маркс, Р. Люксембург, Вахитов исемнәрен йөрткән урамнарда урнашкан йортлар сакланмаган. Берсе урынында бүген ял үзәге урнашкан.
Менә шундый күп кызыклы мәгълүматлар туплаган Евгений Владимирович төрле архивларда эзләнеп.
Үткәне белән кызыксына башлагач ул иң беренче бабасы Геннадий Николаевич Тереховның 1906 елда Буада тууын ачклый. Аннан бабасының бабасы Яков Степановичның Буа тарихында зур урын алып торган шәхес булуын белә. Әбисе исә Протопопово авылыннан. Яков Степановичның имениесе нәкъ шул авылда булган, дигән мәгълүматлар да бар.
Евгений Вдадимирович, эзләнүләрен, өйрәнүләрен дәвам итеп, әле Буа якларына кабат кайтачагын әйтте.
Музей хезмәткәрләренә нәсел җепләре бәйләнгән урын белән танышуны шундый җылы очрашуга әверелдергән өчен рәхмәтен җиткереп, музейга Пенза өлкәсе белән бәйле истәлекле бүләкләр тапшырды. Студентларга да татлы күчтәнәчләр әзерләгән иде. Аларга ул теләкләрен дә җиткерде.
– Максатым яшьләрдә үз нәселләре белән кызыксыну уяту. Бәлки сезнең арада да нәселегез танылган шәхесләргә барып тоташучылар бардыр. Өйрәнегез, тамырларыгызны белегез. Архивларда күп мәгълүмат табарга була, – диде ул.
Нет комментариев