Буадан хәрби абыйсын СВО зонасында яралангач ут астыннан алып чыккан
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан хәрби абыйсын СВО зонасында яралангач ут астыннан алып чыккан

Александр СВО зонасында яралангач, икетуган энесе Валерий аны ут астыннан җилкәсенә салып чыга.

 

Сугышчан иптәшләрКүптән түгел туганннарга туган авыллары Мөкерледә очрашу насыйп булды. Александр, аягы яралану сәбәпле, дәвалану уза, ә Валерий ике атналык отпуск ялына кайткан иде. Александр һәм Валерий Красновларның әтиләре бертуган, ике генә яшь аермасы булган егетләр бергә уйнап, бер мәктәпкә йөреп үскәннәр. Хәрбиләр бергә очрашкач, Протопопово мәктәбендә дә булганнар һәм патриотик дәрес өчен бик кирәкле булган пилотсыз очкыч аппаратына симулятор бүләк иткәннәр.

Красновлар бер-берсенә терәк

Херсон юнәлешендә

Махсус хәрби операция башланганнан соң Александр дәүләт хезмәтләре порталы аша үзе теләп хезмәткә китәргә гариза яза. Бу вакытта әле ул сроклы хезмәт узмаган була. Аңа Буа хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә кушалар. Шундый тәкъдим була – алдан сроклы хезмәт итәргә! Александр Краснов Псков өлкәсенә һава-десант гаскәрләренә эләгә. Аннан кайткач, дүрт айдан соң кабат хәрби комиссариатка килә, һәм аның контракт буенча Ульяновск десантчы-штурмлаучылар дивизиясендә хезмәт итәчәге билгеле була.

2023 елның көзендә саперлар төркемен Херсон өлкәсенә җибәрәләр.

Бер ай дигәндә авылдан энесе Валерадан хәбәр килеп ирешә.

“Абый, мин дә контракт төзедем”, — ди.

Махсус хәрби операция башланганчы, Валерий сроклы хезмәт вакытында контракт төзеп, Россия хәрби Кораллы Көчләрендә ике ел хезмәт иткән була инде. Ул да Херсон өлкәсенә өлкән сапер вазифасына килә.

Александр дүрт ай автомобиль белән хәрбиләргә төрле кирәк-яраклар ташый.

Солдатларны ут астыннан заданиеләргә алып кереп-чыгу, алгы сызыктагыларны сугышчан кирәк-яраклар белән тәэмин итү – ул үз өстендә никадәр җаваплылык булуын аңлый. Автомобиле берничә тапкыр минага эләгә, отделение заданиене өзми. Ә туганнар бер-берсе белән элемтәне мөмкин кадәр өзмәскә тырыша.

Валераны соңрак снайперлар отделениесе командиры итеп билгелиләр.

Сугышчан чыныгу үткән Александрга да рота командирыннан шундый тәкъдим килә. Юлларны инженер разведкалау – аларның төп бурычы була. Заданиегә чыгу авырлаша бара: дошман дроннары юлларны масса төсендә миналый. Ә буалы хәрбиләр бер генә җиткерелгән эшне дә ярты юлда калдырмый: инженер разведкасы штурмчыларның юлларын куркынычсыз итү өчен гомерләре белән дә исәпләшмиләр.

Заданитягә барганда

Запорожье юнәлешендә

2025 елның җәендә алар дивизиясен Запорожье өлкәсенә күчерәләр. Ачык далаларда сугышчан заданиеләрне башкарганда хәрбиләргә күп яңалыкны исәптә тотып эш итәргә туры килә. Төп миссияләре шул булып кала: штурмчыларның юлларында куркынычсызлык тәэмин итү.Александр Краснов инде взвод командиры вазифасында дошман яудырган миномет, артиллерия уты астыннан берничә тапкыр сугышчылар белән заданиене ахыргача башкарып чыга. Ә берсендә ул сугышчан иптәше белән минада шартлаган танкны алып чыгу заданиесенә барганда миномет “яңгыры”на эләгә, аннан котылалар гына, баш өсләрендә бер-бер артлы дроннар өере котыра башлый. Агачлар ышыгында 4 сәгать очкычлар тынганын көтеп, мөмкин кадәр тизрәк яраланган иптәшләрен эвакуациялиләр, шул ук вакытта заданиене башкарып чыгу өчен геройларча көрәшәләр.

— Россия гаскәрләре махсус хәрби операция зонасында кораллануны арттыра бара. Дистанцион рәвештә миналау аппаратлары барлыкка килде. Өйрәнәбез, алга барабыз. Безнең подразделениенең төркеме исәбендә генә берничә тапкыр иң куркыныч очкычларны бәреп төшерү исәпләнә, — ди Александр Краснов.

Ә яралануына аерым тукталсак, соңгы тапкыр разведкага Александр энесе Валерий белән бара.

Алар элемтәне җайга салыр өчен икенче “расчётка”га барып җитәргә тиеш булалар. Юлда аларны FPV дрон “эләктерә”. Очкыч Александрны куып тота һәм яралый, икәү ышыкка качарга өлгерәләр. Шунда Валерий абыйсына беренче ярдәм күрсәтә һәм эвакуация “ноктасына” кадәр алып чыга.

— Сүзләр бер, ә безнең һәрбер батырлыгыбыз турында медальләр сөйли. Мин Жуков медале, 2 нче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медальләре, Валера шулай ук Жуков медале, «Миналардан арындырган өчен», «Хәрби аерымлык өчен» медальләре белән бүләкләнде, — ди Александр.

Туганнар, бүген без тыныч җирләрдә тормыш итсен, дошман очкычлары үтеп кермәсен өчен бер-берсенә терәк булып, җиңүне якынайта.

Наилә Хәсибҗанова. 


Нет комментариев