Алты ел эченә алар авылның үз кешесенә әверелергә өлгергәннәр инде. Балалар мәктәптә укый, Наталья авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы булып эшли.
Язмыш җиле гаиләне бу якларга урай юллар белән ерак Камчатка краеннан алып килә. Туган авылында шактый вакыт балык заводында, дәваханәдә санитарка булып хезмәт куя. Шәһәрдә дә яши. Әтисе үлгәннән соң иренең туган җиренә – Югары Ослан районына күченеп кайталар. Аннан аның туганнары Югары Лашчыдан йорт табып бирәләр.
– 2020 елның 1 февралендә күчендек. Таныш булмаган авыл. Беркемне белмибез. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Хәлиулловнага рәхмәт, документлар, социаль яклау идарәсе аша бирелүче түләүләрне рәсмиләштерү белән булышты. ФАП мөдире Дилә Сәгъдиева, шәфкать туташы Зурия Сафина да без кайтуга килделәр, балаларны карадылар. Авыл халкыда төрлечә ярдәм итте. Корбан бәйрәмендә итләр дә китерделәр. Татарларның кунакчыллыгына шаккаттым мин. Мондыйны моңа кадәр беркайда да күргәнем булмады, – ди Наталья.
Авылның табигатен дә, бу якның климатын да яраталар. Бигрәк тә җәйне. Камчаткада ул бик кыска һәм эссе көннәр булмый, диләр. – Бөтенесе нык аерыла. Камчаткада, мәсәлән, колорадо коңгызы юк. Биредә беренче елны бәрәңге сабакларын ашап бетергән иде ул. Икенче елны аңа каршы көрәш юлларын күршеләрдән сорашып белдем инде, – дип елмая Наталья. Күп нәрсәгә шулай өйрәнергә туры килгән.
– Ярдәмләшеп яшибез. Булышырга кирәк булса, хәзер кереп җитәбез, үзе дә шулай ук. Балалары тәртипле, акыллы, тырыш, – ди бер урамда яшәүче Гөлфирә Вәлиуллина.

Өчпочмак, чәкчәк, татар теле... Югары Лашчының кунакчыл халкы күптән инде милли ризыклар белән таныштырган Сидоровлар гаиләсен. Яраткан сыйлары да барлыкка килгән – кайсы өчпочмакны, мантыйны, кайсы чәкчәкне үз итә. Авыл мәдәният йортында, авыл күләмендә милли ризыклар табын күрке булган төрле бәйрәмнәр дә еш уза. Сидоровлар берсеннән дә читтә калмый. Иҗади чараларда да актив катнашалар. Балалар шигырь сөйләсә, әниләре җырлый. Кайтканда әле кечкенә булган малайлар бүген инде мәктәп укучылары. Ярослав быел алтынчы, Вячеслав – дүртенче, Станислав икенче сыйныфка баралар. Безгә барысы да ошый, диләр. Әйбәт укыйлар. Татар телен дә акрынлап өйрәнеп киләләр. Аеруча Вячеславка шактый җиңел бирелә ул. Без килгән төшкә татарча шигырь дә өйрәнеп куйган иде. Аның нәрсә турында икәнен дә әйтеп бирде.
– Хәзер без Татарстан яшәүчеләре. Шуңа татар телен өйрәнү кирәк, дип саныйм, – ди Наталья Сергеевна.
Үзе дә күп сүзләрне белә инде. – Минем хезмәтем өлкәннәр белән бәйле. Аларның күбесе русча белми. Шуңа башта ишарәләр белән аңлаша идек. Хәзер җиңелрәк инде, – ди ул. Без килгән көн аның үзе генә гомер итүче 89 яшьлек Гөлсинә апа Гыймалиева янына бара торган көненә туры килде. Татарча исәнләшеп керде, хәлләрен сорады Наталья.
– Кар, дими, яңгыр, дими, атна саен килә, кан басымын, тән температурасын, сатурацияне үлчи. Айга бер тапкыр йөрәгемне дә яздыра. Рәхмәт аңа. Эшен яратып башкара, бик ачык кеше. Ул килгәндә кайвакыт өйдә дә булмыйм. Бакчадан да, мунча тирәсеннән дә эзләп таба, – ди Гөлсинә апа.
Бу эшкә өч ел балалар белән өйдә утырганнан соң чыга ул. Башта бу вакытка инде төп хезмәтеннән лаеклы ялга китәргә өлгергән Зурия Сафина белән дүрт ай курсларда белем алалар. Аннан берсе Татар Аксуында, икенчесе Югары Лашчыда фельдшер ярдәмчесе булып эшли башлыйлар.
– Коллегам белән бик еш аралашабыз, киңәшләшеп эшлибез. Наталья курсларда тырышып укыды, хезмәтен җиренә җиткереп башкара, компьютерны бик әйбәт белә. Авыл халкы беренче көннән яратты, үз итте аны, – ди Зурия ханым.
Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова Югары Лашчы халкының гомумән бердәм, тату яшәвен барлык кайткан кешеләргә дустанә мөнәсәбәттә булуын әйтә. Мин әлеге вазифада хезмәт куйган сигез ел эчендә авылга җиде гаилә күченеп кайтты. Алар арасында руслар, таҗиклар, Мари Элдан, Башкортостаннан татарлар бар. Балалар мәктәптә белем ала. Фәннәр рус телендә укытыла, шуңа бернинди проблемалар юк. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бөтен бәйрәмнәрне үткәрергә тырышалар.
-Шәхсән Наталья Сидорова гаиләсен бары уңай яктан гына тасвирлый алам. Башта өч бала белән бик авыр булса да, безнең ярдәм, үзенең тырышлыгы белән тормышын җайга салды. Бүген эше дә, ашы да, авылдашлары арасында абруе да бар. Бердәм булганда, бар авырлыкны җиңәргә була, – ди Гөлнара Хәлиулла кызы.

Бу чыннан да шулай.
Әлфия Шәрәфетдинова.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев