Буадан 100 яшьлек сугыш ветераны Рәүф Төхвәтуллин сайлау участогына үз аякларында килде
Районыбызның иң өлкән сайлаучысы – сугыш ветераны Рәүф ага Төхвәтуллин бүген иртәнге якта медицина училищесы бинасында урнашкан 1184 номерлы сайлау участогында үз сайлавын ясады.
Участокка орден-медальләр белән тулы хәрби формасын киеп килгән ул.
– Алдагы көндә дә илдә тынычлык булсын өчен сайлау ясадым. Бүген минем өчен икеләтә бәйрәм бит әле. Танкист көне дә, - ди. Көн саен хәрәкәттә булган, массакүләм мәгълүмат чаралары аша дөнья хәлләре белән танышып барган сугыш ветераны һәркемгә киләчәккә ышаныч белән карауларын, оптимист булуларын тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев