Төркемне оештыручылар белдерүенчә, алар инде дүрт айдан күбрәк вакыт алкоголь кулланмыйлар, үзләре теләп җыелышларга киләләр, чәй өстәле артында аралашалар.

Моннан өч елдан күбрәк вакыт элек Буада ачылган “Аноним эчкечеләр” төркеме мондый нәтиҗәне уңай дип саный. Биредә эчкечелектән дәваламыйлар, ә шундый бәйлелеккә төшкән кешеләргә аннан котылырга ярдәм кулы сузалар. Аның проблемаларын тыңлыйлар, аны аңларга тырышалар.
Шулай ук атнага берничә тапкыр очрашулар үткәрәләр. Узган атнада чираттагы очрашуга Буага Казаннан “Маяк” төркеме әгъзалары килгән. Алар үзара аралашканнар, эчүчелектән котылу тарихларын сөйләгәннәр, тәҗрибәләре беллән бүлешкәннәр, – дип хәбәр итә оештыручылар.
Кызыксынучылар өчен: “Аноним эчкечеләр” төркеме штабы Буа шәһәрендә Космовский урамы, 31 адресы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан. Төркемнең җыелышлары атнаның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 18 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр үтә. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89393033646.
Нет комментариев