Буа үзәк дәваханәсендә табиб-эндоскопист эшли башлады
Кичә, бүген, иртәгә

Буа үзәк дәваханәсендә табиб-эндоскопист эшли башлады

Ул - табиб-эндоскопист Маннур Галәлтдинов:

– Үзем тумышым белән Чуашстанның Батыр районыннан. Кечкенәдән медицина белән кызыксындым, кешеләргә ярдәм итү ошый иде. Медицина институтында укыганда ук Казан дәваханәсендә медбрат булып эшләдем. Бу еллар гаять зур тәҗрибә бирде, мин шунда безнең өлкәдә хезмәт итүчеләрнең башкаларга никадәр кирәк икәнлегенә төшендем. Институтта “Дәвалау эше” белгечлеге буенча диплом алгач, Батыр районында хирург булып эшли башладым. Берникадәр вакыттан соң “Эндоскопия” юнәлеше буенча әзерлек уздым. Шулай ук квалификация күтәрү буенча да укып кайттым.

Организмдагы “яшерен” патологияләрне ачыклап, аны кичекмәстән дәвалау юлларын өйрәнү мине җәлеп итте. Бүгенге көндә Буа район дәваханәсендә эшлим. Әле дә үз һөнәремә тугрылыклымын, минем хезмәтем башкаларга кирәк.


Нет комментариев