Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль проблема

Кая барыйк, кайда шуыйк

Балаларны компьютер алдыннан "сөйрәп" алып, кулга тимераяклар тотып, урамга чыгып киттек. Боз сараенда массакүләм шуу вакыты түгел, кич килегез, дип җибәрделәр. Өйгә кайтасы килми, шугалак эзләп киттек. Шугалаклар кайда? Яшьләр паркында шугалак булырга тиеш бит! Алдагы елларда музыкалар куеп, яктыртып, прокатка тимераяклар биреп торып шудыралар иде. Тик, парктагы шугалакта тынлык,...


Балаларны компьютер алдыннан "сөйрәп" алып, кулга тимераяклар тотып, урамга чыгып киттек. Боз сараенда массакүләм шуу вакыты түгел, кич килегез, дип җибәрделәр. Өйгә кайтасы килми, шугалак эзләп киттек.
Шугалаклар кайда?
Яшьләр паркында шугалак булырга тиеш бит! Алдагы елларда музыкалар куеп, яктыртып, прокатка тимераяклар биреп торып шудыралар иде. Тик, парктагы шугалакта тынлык, боз түгел, кар яткан. Булмады! Кулны селтәп, бәлки мәктәпләр янында шугалаклар исәндер, дигән өмет белән шунда ашыктык. Таптык шугалакларны. Берсе лицей-интернат, икенчесе 5 номерлы мәктәп янында. Нишләмәк кирәк, шулар белән дә канәгатьләнергә туры килә. Боз сараена да кич чиратлар зур, диләр.
- Кичке сәгатьләрдә халык Сабан туена кебек килә. Кайчак кайберләрен кире борырга да туры килә, - дип белдерде"Арктика" боз сарае директоры урынбасары Ирина Иванова.
Чыршылар матур,
тирәсендә күңелсез
Ә чыршы әйләнәсенә һәр көнне бардык. Кич үзәк паркта мәдәният хезмәткәрләре, уку йортлары билгеләнгән көннәрдә берничә сәгатьлек концерт программалары белән чыгышлар ясадылар. Балаларның суыкта җыр тыңлап торасы киләме соң? Фигураларга табан чабалар. Ләкин кар Карлсон, Микки Маусларга ике генә минут карап тора алалар шул, рәхәтлә-неп шуасылары килә. Фигураларны матур да, файдалы да итеп, тау шуарлык ясасалар ничек әйбәт булыр иде. Киләсе Яңа ел фигуралары ясаганда шуны истә тотсыннар иде. Хәер, шикәр заводы паркында очраттык без шундый файдалы фигураны. "Сыеклатылган газның куст базасы" хезмәткәрләре катырган елан-тау тирәсендә бала-чага тавышы, кем әйтмешли, берничә чакрымнан ишетелә. Менә кайда кызык! "Ледянкалары" белән чират тора балалар. Һич арттырусыз, алар өчен каникулда иң кызыгы шушы елан койрыгыннан шуу булды. Рәхмәт, газчыларга!
Чаңгы юллары бушап тормады
Ә бер көнне чаңгылар алып Адав-Толымбай урманындагы яктыртылган трассага бардык. Менә рәхәт кайда! Урман һавасы үпкәләрне "сыйпый", тән буйлап кайнар кан йөгерә, чаңгычылар бер-берсенә гаҗәп мәрхәмәтле! Баласы-чагасы, олысы-кечесе барысы да хәрәкәттә. Чаңгың булмаса, "Яшьлек" спорт мәктәбендә прокатка алырга була. Кыскасы, чын ял менә шунда, дип кайттык.
Наилә СОЛТАНОВА.
Яңа елда үз территорияләрен иң матур бизәүче һәм кардан фигуралар ясаучылар арасында смотр-конкурста беренче урынны яулаган оешма-предприятиеләр:


быел Яңа елда шәһәрдә иң матур урман сылуы Үзәк паркныкы дип табылды. Вокзал яны мәйданында кар ябалак авторы "Дорсервис" чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте, шикәр заводы паркында ат сыны хуҗасы - 1 номерлы мәктәп, Яшьләр паркында Карлсон ясаган Буа машина төзү заводы, Үзәк паркта Төлке һәм Кабартма сыны өйгән социаль яклау бүлеге коллективлары җиңүче булдылар. Үз карамагындагы территорияне һәм административ бинаны иң зәвыклы бизәүче дип, Буа электр челтәрләре танылды, ә уку йортлары арасында - ветеринария техникумы. Ә сельхозхимия, Буа нефть продуктлары, "Яшьлек", "Дельфин" спорт мәктәпләре, районара почтамт кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар. ТМШлар арасында шәһәрнең Үзәк урамындагы 7 номерлы йорт, Сәүдә нокталары арасында Семейный Бум - иң матуры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балаларны компьютер алдыннан “сөйрәп” алып, кулга тимераяклар тотып, урамга чыгып киттек.