Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль проблема

Сез бакчалар биш көн эшләү яклымы

Шушы көннәрдә балалар бакчаларында ата-аналар җыелышлары үтә. Бер уңайдан алар тагын бер яңалык белән танышалар. Киләчәктә бакчаларны республиканың күпчелек районнарындагы кебек шимбә көнен ял ясап, биш эш көненә генә калдырмакчылар. Моннан ата-аналар өчен айлык түләү беркүпмегә кимиячәк. Бу турыда әти-әниләр, тәрбиячеләр нинди фикердә? Шул хакта сораштык. Гөлгенә ИБРАҺИМОВА, баласын "Кояшкай"...


Шушы көннәрдә балалар бакчаларында ата-аналар җыелышлары үтә. Бер уңайдан алар тагын бер яңалык белән танышалар. Киләчәктә бакчаларны республиканың күпчелек районнарындагы кебек шимбә көнен ял ясап, биш эш көненә генә калдырмакчылар. Моннан ата-аналар өчен айлык түләү беркүпмегә кимиячәк. Бу турыда әти-әниләр, тәрбиячеләр нинди фикердә? Шул хакта сораштык.
Гөлгенә ИБРАҺИМОВА, баласын "Кояшкай" балалар бакчасына йөртүче әни:
- Бакчаның эшләү графигы үзгәрү, билгеле, шимбә эш көне булган әти-әниләр өчен уңайсыз булачак. Шәхсән мин үзем ул көнне ял иткәнгә баламны бакчага илткәнем юк. Билгеле, ул көннәр өчен түләп киләм. Шуңа гаризага да биш көн генә эшләү яклы, дип кул куйдым.
Эльвира ХӘЕРТДИНОВА, кызын "Әкият"кә йөртүче әни:
- Мин баламны бакчага биш көн йөртү яклы. Күпчелек әти-әниләр яңа график белән ризалашканнарын әйт-теләр. Балаң өйдә калганда, ни өчен акча түләргә? Тик шулай да бакчаларда дежурный төркемнәр булырга тиеш, дип саныйм. Шимбә көнне дә эшләүче әти-әни баласын кая куйсын ди. Минемчә, монда ике якның да мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш.
Марина КУЗНЕЦОВА, тәрбияче (җавап бирүченең үтенече буенча исеме һәм фамилиясе үзгәртелде):
- Дөрес, шимбә көннәрендә бакчага балалар аз килә. Билгеле, күбесенчә бу көнне эшләүчеләр китерә. Балалар бакчаларында хезмәт итү дәверендә төрле графиклар булды. Мин чагыштырмача кыйммәтрәк булса да, әти-әниләр өчен гамәлдәгесен иң уңайлысы дип саныйм. Ни дисәң дә бакчада бала урынлы. Сабыен кая куярга аптыраучыларга ни эшләргә тиеш? Элек шимбә көннәрендә бик аптыраган әниләргә балаларын өемә китерергә куша идем. Шуңа күрә һәр нәрсә уйланылып, үзгәртелсен иде.
Алексей АРТЕМЬЕВ, баласын "Аленушка" балалар бакчасына йөртүче әти:
- Мин мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре атнага алты көн эшләү яклы. Шимбә көннәрендә эшкә чыкканда баланы кая куярга хәзер? Карап торырга әби-бабай да булмаса. Әти-әниләрдән бакчалар ничә көн эшләү яклы булулары хакында сораштыру үткәрәләр бакчаларда. Атнага алты көн эшләү яклылар күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шушы көннәрдә балалар бакчаларында атааналар җыелышлары үтә. Бер уңайдан алар тагын бер яңалык белә...