Бу сүзләрнең хаклыгын катнашкан эшләре, кылган гамәлләре, үткәргән чаралары белән раслап киләләр.
Кабактан бәлеш, борычтан кайнатма
Өлкәннәр көне алдыннан “Көз бүләкләре” дигән бәйрәмгә җыелып, бакчада үстергән уңышлары турында сөйләделәр, алардан әзерләнгән нигъмәтләрнең рецептлары белән бүлештеләр. Район ветераннар советы урнашкан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасының беренче катында урын алган көзге муллык конкурс-күргәзмәсенә ниләр генә тезмәгән өлкәннәребез. Эшкә дә батыр, әзерләүдә дә уңган алар. Үз почмакларын алтын көзнең матур төсләре белән бизәргә дә онытмаганнар. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорттан Тәүфыйк Галиуллин, Хәлимә Фәткуллина ясап килгән “Көзге алан” аеруча күз явын алырлык булган. Кайбыч авыл җирлегенең беренчел ветераннар советы рәисе Дания Ваһапова бакчасында үскән аллы-гөлле чәчәкләрен кабактан ясалган вазага утырткан, безне күзәтсеннәр әле дип, декоратив ташкабакларын “йөзле” иткән. Күчтәнәчкә әче борычтан... кайнатма алып килгән.

– 40 төп булып үскән әче борыч галәмәт уңды быел. Нәрсә генә әзерлим икән, дип, эзләнә торгач, кайнатмага тап булдым. Башта шикләнсәм дә, кайнаттым. Шикәр комы салгач, була икән. Беренче капкач яндыра, аннан баллана, ахырдан тагын яндырып ала торган кайнатманы ике төрле рецепт белән әзерләп килдем, – ди ул. Өстәлдә кабак бәлеше дә бар. Анысын авылдашы Руфия Шәйдуллина пешереп җибәргән. Буадан Вячеслав Шурбин үз почмагына гигант диярлек булып үскән яшелчәләрне, алардан әзерләнгән сыйларны тезгән. Гигант, дигәннән, “баллы-кавынлы” дигән кабагы гына да 15 килограм авырлыкта. Әле 20 килограммлысы да бар икән.
– Бакчачылык әниемнән килә. Аның тәҗрибәсендә 1,5 килограммга кадәр үскән помидор да булды, – ди Вячеслав Николаевич. Түбән Наратбаш авылыннан Нурдания Низамова кабак согын күп ясаулары белән шаккатырды. Оныклары да бик яратканга аны 360лап литр ябалар икән. Сабан туена кадәр көчкә җиткерәбез, ди. Буадан Наталья Арисова исә бакчасында виноград үстерә. Быел уңышы әйбәт булган. Яңа Чәчкаптан Хөрия Җиһаншина балан бәлешен аеруча еш пешерә. Буадан Гөлчәчәк Кәлимуллина төрле үләннәр җыярга, аларны киптереп, чәйләр ясарга ярата. Менә шулай егермеләп катнашучы жюри әгъзаларын, башка конкурсантларны, тамша гына кылырга килүчеләрне үз сыйлары белән таныштырды, кыскача гына рецептлары белән бүлеште.

Очрашу бер күргәзмә белән генә дә чикләнмәде. Башлап, өлкәннәр бәйрәмнәре уңаеннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафиннан, район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдиновадан котлаулар кабул иттеләр. Үзләрен төрле уеннарда да сынадылар. Һәр очко өчен өрәңге яфраклары алдылар. Пенсионерлар арасында җыр-моңга осталар да күп. Алар рус, татар, чуаш телләрендә җырларын яңгыраттылар. Башкалар кушылып биеде. Җиңүчеләргә ихлас күңелдән алкышлаганнан, барлык катнашучылар үзләре дә истәлек бүләкләре алганнан соң, барысы бер өстәл артына утырып, әзерләп килгән тәм-томнары белән сыйландылар, рәхәтләнеп аралаштылар, киләчәккә планнар кордылар.
– Спорт ярышларында, “Балкыш” фестивалендә даими катнашсам да, мондый бәйрәмдә беренче тапкыр. Нинди генә чарада да бердәмлегебез, дуслыгыбыз безнең иң мөһим сыйфатыбыз. Бөтенебез бер милләт халкы кебек без, бернинди аеру, читенсенү юк, – ди Чурак авылыннан беренче елын ветераннар советын җитәкләүче Татьяна Иванова.

Солдатларга токмач, ятьмәләр
Бу игелекле гамәлләрдә дә актив буалы пенсионерлар. Бүген махсус хәрби операция зонасында булган райондашларыбызга һәрберсе хәлдән килгәнчә аерым да ярдәм юллый, күмәк эшләрдән дә читтә калмый. Авылларда да, шәһәрдә дә токмач кисү, чәкчәк пешерү, маскировкалау ятьмәләре, халатлары үрү, коры ашлар, үләнле чәйләр, окоп шәмнәр ясау өчен мәдәният йортларына, клубларга җыелалар.
– Бердәмлегебез, төрле милләт халыкларының дус-тату яшәве бу эшләрдә аеруча нык чагыла. Монда минеке, синеке юк, бары безнеке бар. Шулай бергә булганда гына җиңүне якынайта, яшь буынга үрнәк күрсәтә алабыз, – ди Җәүһәрия Хөснетдинова. Үрнәк булырлык, теләгән һәркем кушыла алырлык эшләре тагын да күп ветераннарның. Төрле милләт халыкларын берләштергән ансамбльләр, хорлар, кул эшләре түгәрәкләре эшләп килә. Үзләренең чыгышлары, эшләнгән әйберләре белән районнан гына түгел, хәтта республикадан да читтә танылалар. Кул эшләрен “Көз бүләкләре” конкурс-күргәзмәсе көнне дә куйганнар иде буалы өлкән осталар. Ә Өлкәннәр көне алдыннан, берләшеп, тагын бер матур чара оештырдлар – картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне концерт номерлары белән сөендерделәр.

– Шундый өлкәннәребез турында даими сөйлисе, алар белән таныштырасы һәм рәхмәтләрне җиткерәсе генә килә, – ди Җәүһәрия Ислам кызы. Монысына да урын бар. Әле җәй уртасында гына “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясе кысаларында гуманитар ярдәм җыюда катнашучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Август аенда исә район ветераннар советы әгъзалары һәм активистлары өчен “Ярдәм янәшә” проектын тормышка ашыру кысаларында Лаеш шәһәренә экскурсия оештырылды. Бәйрәм көнендә район гуманитар ярдәм штабы җитәкчесе Резида Мостафина ветераннарга рәхмәт белдерде.
Әлфия Шәрәфетдинова.

Нет комментариев