Буада  «Балкыш»та 100 яшьлек әби дә катнашты (фоторепортаж)
Көн темасы

Буада «Балкыш»та 100 яшьлек әби дә катнашты (фоторепортаж)

Бүген район мәдәният сараенда «Балкыш» республика фестиваленең зона этабы узды. Анда 8 районның өлкән яшьтәге апалары, абыйлары сәхнәгә чыгып, үзләренең җырга, шигырь сөйләргә осталыкларын күрсәттеләр. Чарага Татарстан ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков та килде. Ул Иске Суыксу Выселкасында яшәүче 100 яшьлек Фәрүзә Хәсәнҗановага Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган...

Бүген район мәдәният сараенда «Балкыш» республика фестиваленең зона этабы узды. Анда 8 районның өлкән яшьтәге апалары, абыйлары сәхнәгә чыгып, үзләренең җырга, шигырь сөйләргә осталыкларын күрсәттеләр. Чарага Татарстан ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков та килде. Ул Иске Суыксу Выселкасында яшәүче 100 яшьлек Фәрүзә Хәсәнҗановага Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган Рәхмәт хатын тапшырды. Фестиваль бүген көне буе диярлек барачак. Бәйгенең иң талантлы катнашучылары финалга чыгачак.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев