Кичә кырыклап волонтер алты урамда тәртип салдылар.
Шәһәр торак-коммуналь хезмәтчелегенә ярдәм йөзеннән Буа мәдрәсәсе шәкертләре һәр атнада урамнарга чыгып, анда чүп-чар контейнерларын бушаталар, территорияләрне җыештыралар. Кичә генә алар, зур төркем белән чыгып, шәһәрнең Ефремов, Жорес, Космовский, Б. Хмельницкий, Гагарин, Р. Люксембург урамнарында чисталык урнаштырдылар. Алар моны Ходай ризалыгы өчен, кешеләргә әйбәт булсынга эшлиләр.
- Чисталык үзебездән башлана. Без бергә шәһәребезне тагын да матуррак, уңайлырак итә алабыз, - диләр дини уку йортын белем алучы волонтерлар.
Нет комментариев