Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Ана капиталы чараларын торак сатып алуга файдаланганда торакның нинди халәттә икәнлеген бәяләү мәҗбүри

Быелдан башлап сертификат хуҗалары ана капиталы акчасын йорт (йорт яки блокланган төзелеш йорты өлешләре) сатып алуга алыначак торакның яшәү өчен яраклы дип танылуы һәм торак бинага куела торган таләпләргә туры килүе турында бәяләмә булган очракта гына файдалана алалар.

Мондый документны составында торак инспекциясе,
Роспотребнадзор һәм башка ведомстволар вәкилләре кергән ведомствоара комиссияләр
бирә. Аларның бурычлары - бинаның тиешле таләпләргә һәм нормаларга туры килүен
бәяләү. Төзелеш корылмаларының техник торышы, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта
эвакуация мөмкинлекләре һәм башка характеристикалары бәяләнә.
Ана капиталын кулланып сатып алына торган күчемсез мөлкәт буенча уңай бәяләмәне
район администрациясендә алырга мөмкин. Шуннан соң сертификат хуҗасы комиссиянең
рәсмиләштерелгән бәяләмәсе белән социаль фондка мөрәҗәгать итә һәм сертификат
акчасын файдалану турында гариза бирә. Мондый тәртип яшәү өчен яраклы булмаган
торакка дәүләт ярдәмен куллануны тыярга мөмкинлек бирәчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев