Татарстанның Атказанган табиб-гинекологы Шәмсетдинова Зөбәрҗәт Ибраһимовна 30 елдан артык район дәваханәсендә хезмәт куйган.
Зөбәрҗәт Ибраһимовнаның эшләү дәверендә профессиональ яктан гына түгел, пациентларына карата кешелеклелеге, гадилеге белән дә хөрмәте бик зур була. Газета материалында аның кызы - үзе дә табиб-гинеколог булып эшләүче Айгөл Шәмсетдинова әнисен бик җылы итеп искә ала. Шулай ук озак еллар бергә хезмәт куйган коллегасы — акушерка Зөбәрҗәт Мөхәммәтҗанова һәм табибның сеңелесе Фирдәүс Шаһиәхмәтованың да истәлекләре язылган.
Мәкалә газетаның 8 декабрь санында басылып чыкты.
Нет комментариев