Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ау,өметле яшьләр!

Республикада талантлы, инициативалы, алдынгы карашлы яшьләр барлана. Буа спирт завады система начальнигы Ландыш Галиуллина кадрлар резервы проектында катнашып, әлеге "фондка" кертелде. Муниципаль районы сайтында тәкъдим ителгән проект белән ул чын-чынлап кызыксынып, аның сайлап алу этабында катнашты һәм 1000гә якын гариза бирүчеләр арасыннан I турга үтте. Ландыш республика күләмендә оештырылучы төрле...


Республикада талантлы, инициативалы, алдынгы карашлы яшьләр барлана. Буа спирт завады система начальнигы Ландыш Галиуллина кадрлар резервы проектында катнашып, әлеге "фондка" кертелде.
Муниципаль районы сайтында тәкъдим ителгән проект белән ул чын-чынлап кызыксынып, аның сайлап алу этабында катнашты һәм 1000гә якын гариза бирүчеләр арасыннан I турга үтте.
Ландыш республика күләмендә оештырылучы төрле бәйгеләр белән кызыксынып тора. Бу юлы да шулай булды. Анкета тутырып җибәргән иде, аның резюмесы белән кызыксындылар. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм иҗади яшьләр Академиясе игълан иткән бәйгегә чакыру алды.
-Кадрлар проектының девизы шундый: башкаларга аң ягыннан үсәргә булышып, үзебез дә үсәбез. Монда аерым биремнәр дә, мәсьәләләр чишәргә дә кирәкми иде. Жюри, ягъни проект авторлары безне төрле яктан сынап карады. Минем аларга Буа районында промышленность өлкәсен алга җибәрү турында фикерләрем ошады. Яшьләргә иң мөһиме эш урыннары булдырырга кирәк, күп нәрсә шөгыльле булмаудан килә дигән фикер белдердем, - ди Ландыш.
Аннан соң конкурсантлар өй эше дә алдылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан иде ул. Күптән түгел "Үз геройларыңны белергә вакыт!" акциясе оештырып, туган якны өйрәнү музеенда 5 номерлы мәктәп укучылары белән очрашу оештырды. Бөек Ватан сугышы геройлары Шафранов, Самочкин, Гарнизовка ни өчен батыр исеме бирелүе турында мәгълүматлар документларга нигезләнгән иде. Ландыш барысын да тәфсилле итеп җиткерә һәм укучыларда кызыксыну уята белде. Чараның музейда үтүе юкка түгел. Бөек Ватан сугышы чорына багышланган залда укучылар ул вакыттагы тормышны якыннанрак күрделәр, яшьтәшләренең авыр хәлдә, ач килеш, ятимлек ачысы белән дә укырга теләкләре булуларына гаҗәпләнделәр. Моңсу һәм файдалы очрашу булды ул.
Наилә СОЛТАНОВА.
АВТОР ФОТОСЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республикада талантлы, инициативалы, алдынгы карашлы яшьләр барлана. Буа спирт завады система началь...