Ике атнадан Сабан туйлары гөрләячәк. Район Сабантуе узучы "Буа-Алан" күпсанлы кунакларны каршы алырга әзерләнә инде. Бүген төрле оешма-предприятиеләр, уку йортлары вәкилләре мәйданда төзекләндерү, буяу, чистарту эшләре белән мәшгульләр. Кайбер объектларга косметик, ә кайсыларына капиталь төзекләндерү үткәрелә. Аерым алганда, балалар мәйданчыгы зурайтыла, су буендагы сәхнә яңартыла, эскәмияләр, колгалар алыштырыла. Халкыбызның милли...
Ике атнадан Сабан туйлары гөрләячәк. Район Сабантуе узучы "Буа-Алан" күпсанлы кунакларны каршы алырга әзерләнә инде. Бүген төрле оешма-предприятиеләр, уку йортлары вәкилләре мәйданда төзекләндерү, буяу, чистарту эшләре белән мәшгульләр. Кайбер объектларга косметик, ә кайсыларына капиталь төзекләндерү үткәрелә. Аерым алганда, балалар мәйданчыгы зурайтыла, су буендагы сәхнә яңартыла, эскәмияләр, колгалар алыштырыла. Халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туена килми калмагыз. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: ул авылларда 6, Буада 7 июнь көнне булачак.
Нет комментариев