Буа инспекторларына Президент автомобиль ачкычлары тапшырды (+фото)
Кичә, бүген, иртәгә

Буа инспекторларына Президент автомобиль ачкычлары тапшырды (+фото)

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Гомәр Әхмәтҗанов әйтүенчә, бер "Лада Приора" автомобиле бүлекчәгә, икесе Эчке эшләр идарәсенең юл-транспорт хезмәтчелегенең 1 ротасының 4 взводы инспекторларына бирелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре яңа автомобильләрдә җәй ахырында йөри башлаячак. "Татар-информ" сайты хәбәр итүенчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлыгы 55 автомобиль ачкычы тапшырган. Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты аппараты...

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Гомәр Әхмәтҗанов әйтүенчә, бер "Лада Приора" автомобиле бүлекчәгә, икесе Эчке эшләр идарәсенең юл-транспорт хезмәтчелегенең 1 ротасының 4 взводы инспекторларына бирелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре яңа автомобильләрдә җәй ахырында йөри башлаячак.
"Татар-информ" сайты хәбәр итүенчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлыгы 55 автомобиль ачкычы тапшырган. Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, эчке эшләр министры Артем Хохорин, һәм Республика ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов та катнашканнар.

Фото: mvd.tatarstan.ru

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев