Буа районында “Язгы каникуллар” профилактик чарасы бара
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында “Язгы каникуллар” профилактик чарасы бара

Аның кысаларында район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары юлларда балалар травматизмын киметү буенча төрле чаралар күрәләр.

Көчәйтелгән режимда рейдлар үткәрәләр – балаларны транспортта автоутыргыч белән йөртү-йөртмәү, аларның җәяүле юлны аркылы дөрес чыгучыкмау фактларын тикшерәләр. Бу тикмәгә генә түгел. Быел ике ай эчендә республика юлларында балалар катнашында 44 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда өч сабый һәлак булган, 49ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Районда мондый төр ике ДТП булды. Анда ике бала яраланды. Профилактик чара 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.


Нет комментариев