Буа районының Түбән Наратбаш авылында ике көндә алтмыштан күбрәк кеше “Байрак”ка язылды
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының Түбән Наратбаш авылында ике көндә алтмыштан күбрәк кеше “Байрак”ка язылды

Районара почтамт һәм газета редакциясе хезмәткәрләре авылга барып газеталарга яздыруны оештырдылар.

Түбән Наратбаш халкы авыл клубына килеп, республика басмаларына да, район газетасына да язылдылар.

- Почтальоннар эшләп торсын, пенсияләр килеп торсын. Без — газета укучы буын. «Байрак» газетасын подписка башлангач ук яздырам, — ди әлеге авылда яшәүче өлкән яшьтәге Рәшит абый.


Нет комментариев