Буа театры артистлары Төркиядә нишләп йөри?
Кичә, бүген, иртәгә

Буа театры артистлары Төркиядә нишләп йөри?

24 апрельдән 30ына кадәр Төркиянең Мерсин шәһәрендә “Төрки дөньясы театр көннәре” IV Халыкара фестивале үтә.

Анда, Россиядән бердәнбер коллектив буларак, Буа дәүләт драма театры артистлары да катнаша. Ул анда 27, 28 апрель көннәрендә “Афәрин, артист!” спектаклен куячак. Фестивальдә Әзербайҗан, Ирак, Сирия, Төркмәнстан һәм Кипрдан килгән театр коллективлары да катнашачак.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев