Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа үзәгендә – ике очкыч

Күптән түгел шәһәр үзәгенә “МиГ-29” самолетистребитель “төпләнде”.

Ул да Үзәк мәйдандагы хәрби техника композициясен тулыландырачак. Илдус Гашыйк улы белдерүенчә, аны муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов инициативасы буенча хәрби полигоннан алып кайтканнар. Әлегә ул җыелмаган. “Строй Гарант” оешмасы эшчеләре аны җыячаклар да, урнаштыру урынын ясаячаклар. Аны кую өчен Үзәк мәйдандагы пушканы кырыйгарак күчерделәр. Әле бу соңгысы түгел – “Су-27” истребителе кайтты. Анысы Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар мемориаль комплексы янәшәсендә урнашачак. Моның өчен Социалистик Хезмәт Геройларына багышланган һәйкәлне районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе каршысына күчерәләр. Хәрби арт-объектларны урнаштыру буенча барлык эшләр 1-2 айда башкарылачак. Әлеге ике хәрби очкычны алып кайтып, шәһәр үзәгенә кую балаларга экскурсия үткәрү, патриотик тәрбия бирү максатында эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев